Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

328 байт добавлено ,  5 лет назад
к
Бу территориядә беренче кешеләр б. э. кадәр 35 мең еллар элек барлыкка киләләр. Берничә мәдәният бер-берсен алмаштыралар. Б. э. кадәр 1200 еллар элек монда финикиялелеә киләләр. Алар анда Гадес (хәзерге [[Кадис]] шәһәре) колониясен төзиләр. Финикиялеләр һәм греклар мондагы ибер дип аталучы, югары мәдәниятлы, ләкин кечкенә кабиләләр турында мәгълүмат калдыралар. Б.э. кадәр 5-3нче гасырларда монда кельтлар киләләр, һәм иберлар белән кушылып кельтибер кабиләләрен барлыкка китерәләр. [[Пун сугышы|Пун сугыш]]ларыннан соң бу территорияне римлылар басып ала башлыйлар, һәм [[Август]] идарә иткән вакытка буйсындыралар.
 
2нче гасырдан соң ярымутрауда нәсари дине тарала башлый. 5нче гасырның икенче яртысыннан соң [[вестготлар]] басып керә һәм алар үзләренең корольлекләрен төзиләр. [[711]]–[[718]]нче елларда гарәбләр бу җирләрне тулысынча диярлек басып алалар, һәм [[Хәлифлек]] эченә кертәләр. Тиздән Хәлифлек таркала, [[Кордова]]да [[Омейяд династиясе]] идарәсе саклана, 10нчы гасырда ил чәчәк ату чорына җитә. [[Кастилия]], [[Арагон]], [[Леон]]- христиан короллекләре бу илгә каршы бертуктаусыз сугышлар алып баралар([[Реконсиста]]). [[1492]]нче елда Арагон һәм Кастилия берләшеп маврларның соңгы дәүләте – [[Гранада]] әмирлеген алалар. Шул ук чорда Испания [[Яңа Дөньяга]] кораблар җибәрә, һәм зур колонияләрне басып ала. Аурупада Карл V Габсбург ([[1516]]-[[1556|56]]) идарә иткән вакытта Испания Изге Рим империясенең үзәге һәм зур католик дәүләт була. Испания флоты( "җиңелмәс армада") җимерелүе, Англия белән сугышта җиңелү, Нидерланд провинөияләрен югалту Испаниянең Аурупага тәэсирен бетерә. Филипп III җитәкчелеге вакытында Испаниянең куәте кимүе башлана, моңа инквизиөиянеҗ тәэсире зур була. 18нче гасырда илнең өчке тотрыксызлыгы башлана: Габсбургларны Бурбоннар алмаштыра, 19нчы гасырда 5 тәмамланмаган инкыйлаб була:[[1808]]–[[1814|14]], [[1820]]–[[1823|23]], [[1834]]–[[1843|43]], [[1854]]–[[1856|56]] и [[1868]]–[[1874|74]]нче елларда. Бөтен инкыйлаблардан соң [[Конституцияле монархия]] кала.
* [[1529 ел]] [[22 апрель]] — {{Испан империясе байрагы}} һәм [[File:PortugueseFlag1750.png|20px|border]]/[[File:Coat_of_Arms_of_the_Kingdom_of_Portugal_(1640-1910).png|20px]] [[Португал империясе]] үз арасында [[Көнчыгыш ярымшар]]ны бүләләр.
Аурупада Карл V Габсбург ([[1516]]-[[1556|56]]) идарә иткән вакытта Испания Изге Рим империясенең үзәге һәм зур католик дәүләт була. Испания флоты( "җиңелмәс армада") җимерелүе, Англия белән сугышта җиңелү, Нидерланд провинөияләрен югалту Испаниянең Аурупага тәэсирен бетерә. Филипп III җитәкчелеге вакытында Испаниянең куәте кимүе башлана, моңа инквизиөиянеҗ тәэсире зур була. 18нче гасырда илнең өчке тотрыксызлыгы башлана: Габсбургларны Бурбоннар алмаштыра, 19нчы гасырда 5 тәмамланмаган инкыйлаб була:[[1808]]–[[1814|14]], [[1820]]–[[1823|23]], [[1834]]–[[1843|43]], [[1854]]–[[1856|56]] и [[1868]]–[[1874|74]]нче елларда. Бөтен инкыйлаблардан соң [[Конституцияле монархия]] кала.
[[1923]]нче елдан [[1930]]нчы елга кадәр Испаниядә [[Мигель Примо де Ривера]] диктатурасы урнаша. [[1931]]нче елдагы сайлаулардан соң илдә җөмһүрият иглан ителә. Уң хакимият идарәсенең "ике кара елы"ннан соң
сайлауларда сул Халык фронты җиңә, һәм халык ике өлешкә аерыла: Халык фронты һәм [[Марокко]]дагы җөмһүрияткә каршы чыккан генерал Франко яклылар. [[Франко]] националистларына чиркәү, монархиячеләр, испан фашистлары таяныч булып торалар. [[1936]] – [[1939]]нчы еллардагы гражданнар сугышында 600 мең кеше вафат була, шуларның 400 меңе Франконың сәяси терроры корбаннары. [[1939]] – [[1975]] елларда Франко диктатурасы вакытында, хакимият зур җир биләүче булган католик чиркәвендә була. 1975нче елда Франко үлеменнән соң илдә [[Хуан Карлос I]] җитәкчелегендәге [[парламент монархиясе]] урнаша. [[1978]]нче елның 12 декабрендә яңа демократик Конституция кабул ителә. 1981нче елдагы хәрби путчтан соң 1982нче елдагы парламент сайлауларында социалистлар җиңәләр, [[Фелипе Гонсалес]] [[1996]]нчы елга кадәр премьер-министр була. [[1982]]нче елда Испания [[НАТО]]га, 1986нчы елда [[Аурупа Берлеге|АБ]]гә керә. Испаниянең башка Аурупа илләре белән якынаюы, илнең абруен күтәрә.
16 764

правки