Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 117:
Тарих белемендә Рус Олысы дигән төшенчә бар - [http://www.z-rus.ru/ru_history_6.php Рус Олысы]. --[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 20 апр 2014, 15:25 (UTC)
: Гафу итегез, ләкин бу бер генә чыганак, өстәвенә, фәнни-популяр чыганак. Рус һисториографиясенең фундаменты вәкилләрендә, шул ук Алтын өчлектә (Карамзин, Ключевский, Соловьев) әлеге термин кулланылмый. Русь Олыс булыр иде, әгәр ул Алтын Урда (Җүчи Олысы) составына кергән булса. Ә белүегезчә, Гумилев һәм аның тарафдарлары мондый мөнәсәбәтләр ("иго") булуын инкарь итә; кайбер тарихчылар Гумилев белән килешмиләр, игоның булуын раслыйлар, әмма алар да Русь - Урда мөнәсәбәтләрен вассаллык мөнәсәбәтләре дип кенә таный (Сахаров, Кучкин). Мунчаев әфәнде исә Русьны Урданың протектораты астында яшәгән ди. Казан да Мәскәү протектораты астында булды, тик бер дә Казанское княжествога әверелмәде. Шуның кебек, Русь та Рус олысына әверелә алмый: ул беркайчан да Алтын Урданың сәяси төзелеш системасы эчендә яшәмәде. --~~[[User:Ajdar|<font face="Harlow Solid Italic">Айдар Шәйхи</font> (Ajdar)]] 20 апр 2014, 16:00 (UTC)
 
Тат-Викидә рус тарихчыларының (Карамзин, Ключевский, Соловьев) карашлары (кайчакта татар халкына карата негатив һәм ачык шовинистик) тасвирланырга тиешме?
Гумилев дөрес яза: "изү" - уйлап чыгарылган төшенчә, шушы "изү" булган чорда Русия тарихында иң күп чиркәүләр төзелгән, һәм салым 10% күләмендә генә булган, бик кызык "кысу". Алтын Урда башкаласында Сарай епархиясе урнашкан булган. Чынында Үзбәк хан Иван Калитаны баш рус баскакын итеп раслаган, Калита Тверьдә күтәрелешне бастырган, димәк Мәскәү дә Алтын Урданың сәяси төзелеш системасы эчендә яшәгән. Рус Олысы - еш очрый торган төшенчә. Есаул - "йөзавыл", деньги - "тәнгә", казна, атаман һәм башка татар теленнән чыккан сәяси-хәрби рус төшенчәләре нәкъ Рус Олысы төшенчәсе дөреслеген исбатлый. --[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 20 апр 2014, 16:39 (UTC)