Бату Мөлекев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Бату Гатаулла улы Мулюков''' — күренекле татар композиторы[[композитор]]ы, [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]] лауреаты.
 
== Биография ==
[[1928 ел]]ның [[17 апрель|17 апрелендә]] [[Үзбәкстан]]дагы Байсун авылында укытучы гаиләсендә туа. Озакламый аларның гаиләсе [[Оренбург]]ка күчеп килә. Бату кечкенәдән музыкага[[музыка]]га тартыла, баянда[[баян]]да, скрипкада[[скрипка]]да, рояльдә[[рояль]]дә уйнарга өйрәнә.
 
[[1948 ел]]да Б. Мулюков Оренбург музыка училищесына укырга керә. [[1949 ел]]да Бату [[Оренбург]]ка концерт белән килгән [[Салих Сәйдәшев]] белән очраша һәм аның тәкъдиме белән [[Казан]]га укырга килә. Ул музыка белемен башта [[Казан музыка училищесындаучилищесы]]нда, аннары [[Казан дәүләт консерваториясендәконсерваториясе]]ндә ала. [[1957 ел]]да консерваторияне тәмамлагач, актив иҗат эшчәнлеге башлана. Төрле мәктәпләрдә хор коллективларының җитәкчесе буларак, аның иҗаты бу вакытта хор өчен җырлар белән бәйләнештә, ул үз тәҗрибәсендә хорның закончалыкларын, тавышның җырлау мөмкинлекләрен белеп җиткерә. Нәтиҗәдә аның “Ел фасыллары”, “Татарстан” кантаталары языла. Бу елларда ул “Бәйрәм увертюрасы” һәм симфоник оркестр өчен [[Татарстан]] нефтьчеләренә багышланган “Хезмәт турында поэма”сын иҗат итә. Аның ике сюитасы, романслары һәм тынлы оркестр өчен маршлары, балалар өчен инструменталь һәм вокаль әсәрләре барлыкка килә.
 
[[Мәҗит Гафури|М.Гафуриның]] “Кара йөзләр” повесте буенча эшләнгән “Мәхәббәт өчен җаза” операсы республиканың музыка-театр тормышында күренекле вакыйга була. Бу әсәре өчен автор һәм спектакльне куючы төркем [[1984 ел]]да [[Татарстан]]ның [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]]нә лаек була.