Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 100:
 
Айдар, ЮАШ сайланды, ул үз функцияләрен үти башларга тиештер дип саныйм. Көн тәртибенә чишеләсе сорауларны чыгарасы бардыр дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз? ЮАШның карамагындагы сораулар, аның хокуклары язылган берәр җир бармы? Булса сылтаманы бирегез зинһар. Мин үземне сайланганнар арасында таптым. Шуңа күрә кызыксыну урынсыз түгел. ЮАШта сезне күрермен дип уйлаган идем. Баш тарткансыз. Кызганыч. Бу эшне башлап җибәрүче һәм әйдәп баручы гел сез булдыгыз бит. -- [[Кулланучы:Marat Vildanov|Marat Vildanov]] ([[Кулланучы бәхәсе:Marat Vildanov|бәхәс]]) 15 апр 2014, 19:57 (UTC)
: [[Кулланучы:Frhdkazan|Фәрһад]] әфәнденең һәм [[Кулланучы:Kitap|Китап]]ның ЮАШ хокуклары турында сүз боткасы оештырырга маташуларын күргәч, баш тарттым. Аларга бит ниндидер канунлылык кирәкми, бары Derslek ны куу гына кирәк иде.
 
Татар Википедиясе ЮАШына караган барлык кагыйдәләр [[Википедия:Югары арбитраж шурасы|монда]] гына бар. Бик күп кагыйдәләр, эш форматы беренче чакырылышның тәҗрибәсе нигезендә формалашырга тиеш. Рус Википедиясенең тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкиндер.
 
ЮАШ үзе генә ниндидер мәсьәләне карый алмый, аңа кемнеңдер мөрәҗәгате-гаризасы кирәк. ~~[[User:Ajdar|<font face="Harlow Solid Italic">Айдар Шәйхи</font> (Ajdar)]] 16 апр 2014, 13:35 (UTC)