Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
*[http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/12/24/81397/ Р.Вәлиев: “Әгәр татар халкы дөньяның мәгълүмати мәйданына чыгарга тели икән, монда да латин язуыннан башка е…
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.
 
Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин йәя гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин йәя гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.
 
Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин йәя гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.
 
Кирил әлифбасы