Калмашбаш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 51:
 
==Тарихи белешмә==
Калмашбаш Чакмагыш районының иң борынгы һәм зур авылларның берсе санала. Авыл тарихын сәвәскәрһәвәскәр тарихчы Марат Ахунов язган. Авылга [[1627 ел]]да хәзерге Татарстанның [[Биектау районы]]ннан берничә гаилә килеп утыра. Бабайларның элекке авылларын ташлап китүенә [[Явыз Иван]]ның татарларны көчләп чукындыруы сәбәп булган.
 
Бабаларыбыз яшәү өчен урынны әүлия кабере булган изге җир белән янәшә [[Калмаш (Чәрмәсән кушылдыгы)|Калмаш]] елгасы буеннан сайлаган. Авыл кешеләре үзләренә йортлар тергезү белән бергә авыл үзәгендә Аллаһ йорты да төзегәннәр.
Юл номеры - 58:
 
Авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арткан. [[XIX гасыр]] башында Калмашбашта өч мәчет булган. Халык ул мәчетләрне тышкы булмышына карап төсләр белән аерып йөрткән. Яңа төзелгән мәчет урынындагы борынгы мәчетне Ак мәчет дип атаганнар. Югары оч мәчете — Зәңгәр мәчет, ә Кырла очындагысы Яшел мәчет дип йөртелгән.
1917 елдагы [[Октябрь революциясе]]ннән соң да әле ул мәчетләр эшләвен дәвам иткән. Кызганычка каршы, [[1937 ел]]да мәчетләрнең манараларын кисеп, агачыннан төрле административ биналар корганнар. Ак мәчетне ШасгалиШаһгали бай йорты янәшәсенә күчереп, мәктәп ясыйлар.
 
Совет хакимияте елларында авылның дин әселләре эзәрлекләнә. Аларның берәүләре Сталин лагерьларында корбан була, ә икенчеләре авылдан читкә китәргә мәҗбүр була.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/iman/4550.html Марат Ахунов. “Ак мәчет”нең яңаруы]</ref>