Евромәйдан: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 23:
== Вакыйгалар үсеше ==
[[2013]] елның декабрь аенда [[Виктор Янукович]] [[Аурупа Берлеге]] белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр, аеруча Көнбатыш Украина тарафдарлары Киев шәһәрендә чуалышлар, хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Баш күтәрүчеләр арасында күп радикаль төркемнәр, шул исәптән украин милләтчеләре "Уң бүлек" (''правий сектор'') сугышчан оешмасы катнаша. Вакыйгалар Украинада Янукович сәясәте аркасында килеп чыккан кыен икътисади һәм сәяси кризис фонында уза.
[[2014]] елның гыйнварында украин милләтчеләре "Төбәкләр фиркасе" бинасын басып ала. Һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше үтерелә, бина яндырыла.
18-21 февральдә чуалышлар иң биек ноктага җитә. Русия җитәкчелеге биргән «көч куллану» киңәшеннән соң Киевта баш күтәрүчеләргә корал кулланыла башлый.<ref>http://www.dni.ru/polit/2014/2/20/267333.html</ref> Нәтиҗәдә 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 «Беркут»чы).
Юл номеры - 31:
Янукович белән оппозиция чит ил вәкилләре катнашында килешү төзи, чит ил вәкилләре гарантия да бирә, ләкин соңрак оппозиция (Батькивщина, Свобода, Удар) шушы килешүне үтәми, боза. Мәйдан тарафдарлары президент йортына һөҗүм итә, нәтиҗәдә Янукович Киевтан кача.
[[22 февраль]]дә [[Украина]] парламенты — Югары рада, Конституцион Мәхкәмәгә таянмыйча конституцион күпчелек тавыш белән В. Януковичка импичмент белдерә.<ref>[http://www.bbc.co.uk/ukrainian/ukraine_in_russian/2014/02/140225_ru_s_kozyubra_parliament.shtml Экс-судья КС: правовой беспорядок может обернуться против этой власти]</ref>
Рада үзенең рәисе итеп А. Турчиновны сайлый. Шул ук вакыт Турчиновка президент һәм Украина Хөрби көчләре Баш сәргаскәре вазифаларын үтәргә кушыла. Кораллы "мәйдан көчләре" президент резиденциясен басып ала, Янукович Киевтан качарга мәҗбүр була. Яңа Министрлар кабинеты оештырыла, аның башлыгы А.Яценюк [[Аурупа берлеге]] белән ассоциация төзүгә таба курс алуын белдерә. Русия яңа хөкүмәтне танымый.
|