Соры аю: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 84 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q36341 (translate me)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
'''Соры аю''', '''көрән аю''' яки '''гади аю''' ({{lang-lat|Ursus arctos}}) — куе йонлы, авыр гәүдәле [[имезүчеләр|имезүче]] [[ерткычлар|ерткыч]] хайван.
 
Соры аю — [[тайга]] зонасында тереклек итүче ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Үзенең балаларын ияртеп, ана аюның [[Татарстан]] районнарына да керүе билгеле. Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 1—2 бала тудыра. 100—120 кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра. Көрән аю [[Татарстан Республикасының Кызыл китабы]]на кертелгән. Күрше [[Башкортстан]]да меңгә якын аю яши.
[[Файл:Brown Bear Cubs.jpg|thumb|left|200px|Уйнаучы аю балалары]]
== Чыганак ==