Әсгать Айдар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Ул [[1906 ел]]ның [[6 июнь|6 июнендә]] элекке Самара губернасының Иске Сорочино авылында мулла гаиләсендә туа. [[1921 ел]]га кадәр туган авылындагы мәктәптә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән [[Урта Азия]]гә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм укуын дәвам иттерә. [[1923 ел]]да [[Уфа]] шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан [[Ташкент]]ка күчеп, “Кызыл Үзбәкстан” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. [[1927 ел]]да [[Казан]]га килә һәм [[1929 ел]]га кадәр башта [[Татарстан]] тамаша предприятиеләре Идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” (хәзерге [[«Ватаным Татарстан» газетасы|«Ватаным Татарстан»]]) газетасы редакциясендә эшли. 1929-1930 елларда [[Кызыл Армия]]нең чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә, контузия ала. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт [[Мәскәү]]дә татарча чыга торган “Коммунист” газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, [[1932 ел]]дан башлап, [[Казан]]да Татарстан дәүләт нәшриятында редактор һәм [[Татарстан радиокомитеты]]нда әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1938-1941 елларда Ә. Айдар [[Үзбәкстан]]ның Сәмәрканд өлкәсендә яши һәм эшли.
 
[[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышы]] башлану белән, Әсгать Айдар үзе теләп фронтка китә, башта солдат-разведчик, аннары гвардияче старшина сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында Ә.Айдар фронт газеталарына актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп санлы очеркларын бастыра. Армиядән соң ул [[Казан]]да яши һәм “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
 
Әсгать Айдарның әдәби мирасы күләм ягыннан артык зур түгел. Сугышка кадәр аның шигырьләре тупланган ике җыентыгы һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, басмачыларга һәм ак бандаларга каршы сугыш вакыйгаларын сурәтләгән “Ак каенлыкта” (1929), “Ташбай” (1932), “Соңгы сулышта” (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Болардан “Ташбай” повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында яратып укыла торган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы елларда әдипнең күләмле тагы ике проза әсәре – фашизмга каршы героик көрәш эпизодларын җанландырган “Солдат хикәясе” һәм романтик рухтагы “Таулар легендасы” исемле повесте дөнья күрә.