Космик очышлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «thumb|200px|[[Мәскәүдәге күргәзмәдә «Восток» ракетасы макеты]] '''Космик очы…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 47:
 
==Космик очышларның икътисади әһәмияте==
Космик аппаратура магнит кырының тирбәнешен дә теркәп бара. Бу күрсәткеч тә җир куенындагы хәзинәнең кайда ятканын ачыкларга ярдәм итә. Телевидение тапшыруларын хәзер “Молния” тибындагы спутниклар ярдәмендә Җирдә яшәүче барлык халыклар да карый. Ул районнарда 20 миллионнан артык халык бар. [[кәрәзле элемтә |Телефон элемтәсе]] дә космик аппаратлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Андый катлаулы бурычны хәл итү өчен Русиянең Ерак Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш районнарында 15 мең километрдан артыграк радиореле линияләре төзергә кирәк булыр иде.
 
Космик корабльләр авыл хуҗалыгына да зур ярдәм күрсәтә . Космик аппарат гаҗәеп зур мәйданда игеннәрнең торышын белергә, аларны саклау буенча тиешле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Орбитадан торып үткәрелгән күзәтүләр җирдән ничек итеп дөрес файдаланырга, теге яки бу культураны нинди туфракка чәчү аеруча кулай икәнлеген ачыкларга ярдәм итә.
 
Кайбер районнарда урман чикләрен , агач токымнарын һәм аларның яшен, урманнардагы янгыннарны ачыкларга ярдәм итә. Космик корабльләр төшереп алган төсле фоторәсемнәр урманның нәрсә белән авыру хакында дә төгәл мәгълүмәләр бирә. Косманавтиканың халык хуҗалын үстерүгә керткән өлеше болар белән генә чикләнми, билгеле. Соңгы елларда космонавтиканың үсешен исәпләү техникасына, радиоэлектроника , материалларны өйрәнү, гидрология һәм башка тармакларга да гаҗәеп зур йогынты ясады. [[Су басуларбасу]]лар, [[җир тетрәүләртетрәү]]ләр, давыллар[[давыл]]лар һ.б. стихияле һәлакәтләр турында алдан хәбәр итеп күпме кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек туды һәм шулай ук күпме материаль байлыкларга экономия булды.<ref>[http://edu.tatar.ru/upload/images/files/kosmos.doc(1).doc Космонавтика көненә багышланган кичә.”Кешенең галәмгә аяк басуына -50 ел!” Спас районы Урта Йорткүл урта мәктәбенең физика укытучысы Вәлиев З.Ә.]</ref>
{{commonscat|Category:Space exploration}}
== Искәрмәләр ==