Рушания Арсланова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 57:
Алтмышынчы еллар башында Зиннәтуллалар гаиләсе Казанга күчеп яши башлыйлар. Рушаниянең яшь организмы имгәнүдән савыга.Ул Казанда статистика нәшриятында хезмәткәр вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Аннары Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Тормышка чыга. Аны [[Лаеш районы]]на эшкә җибәрәләр. Ләкин язмыш аңа тагын авыр сынавын кабатлый: Казанга кайтып барганда машиналары авариягә очрый, әйләнеп капланган «[[УАЗ]]» машинасында аның өстенә авыр йөкләр коела, кешеләр ава, Рушания кабат имгәнеп, кабат еллар буена урын өстенә кадаклана. Тормыш иптәше Сәмигулла ярдәме белән дөньяда яшәрлек төрнәкләнеп, ике култык таягы белән кабат йөрергә өйрәнеп, аннан коляскада йөри башлый. Әмма ул төшенкелеккә бирешми, тормышта үз урынын табарга омтылып яши..
 
Рушания Арсланова бала чагыннан ук шигьрият белән мавыга башлый. Бу мавыгу университетта уку елларында, монда булган әдәби мохит, курсташлары, булачак шагыйрьләр, язучылар, журналистлар— Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман, Александр Филипповлар һ.б лар белән аралашу, бәхәсләр — аңарда язу күәсен арттыра баралар. Кызның язганнары вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый, аны өметле каләм әһелләре арасында исәплиләр.Аның иҗаты активлаша бара. Шунысы да игьтибарга лаек: Рушания гаять тә кешелекле һәм ярдәмчел җанлы. Ул үзе кебек бәлагә таручыларга карата аеруча игътибарлы. Бу форсаттан аның хәзер күренекле әдип булып үсүгә ирешкән Фәнис Яруллинга карата булган мөнәсәбәтен генә искә алу урынлы булыр. Соңрак Фәниснең тормыш юлдашы булу җаваплылыгын өстенә алган Нурсөя белән бергә уку чорында, алар урын өстенә кадакланган ФәисФәнис Яруллинны рухи яктан тәрбияләү белән шактый эш башкаралар, шагыйрьгә Казан университетында белем алуга дәрт тудыралар һәм бу эшне уңышлы башкарып чыгуга ярдәм итәләр.
Еллар буе авыр сынауга дучар булган, урын өстендә калып, рухын сындырмас өчен Рушания яшьлек омтылышларын кабат исенә ала. Ул бу хакта болай ди: «Күңелем сынды, төшенкелеккә бирелдем, инде торалмам, дигән чакларымда шигърият миңа юл күрсәтте, яшәргә, аякка басарга көч бирде. Язмышым җырларымда, ә җырларымда исә минем ачы да, гыйбрәтле дә язмышым.» Бу турыда аның бер шигырьендә болай язылган: