Биектау (Балык Бистәсе районы): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 86:
ВКПның Кызыл Йолдыз райкомы һәм райбашкарма комитеты органы "Большевистик колхоз" газетасында 1941 елның 1 нче гыйнварында басылган мәкаләнең Биектау авылына кагылышлы өлеше болай раслый: "Биектау авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Төхбәтуллин) дини эшләр бигрәк тә оешкан төстә үтә. Ураза гаетенә бу авылның барлык ирләре дип әйтерлек катнашалар. Гаеткә килүчеләр мәчеткә сыймагач урамга чыгып укыйлар. Гаеттән соң оешкан рәвештә зиратка китәләр. Бу авылда дини эшләр белән элекке мулла, дин козгыны Хәлиуллин Габдрахман, мөәзин Галиев Галимулла, кулак малае Җиһаншин Шәрифләр җитәкчелек итәләр. Мулла хатыны Хәйдарова Мәрьям, Фәтхетдиновалар үз йортларында хатын-кызларны җинап ”корьән” укып, сәдакалар җыеп яталар".
 
Шушы мәкаләдә искә алынган Хәлиуллин Габдрахман 1885 елда туган, моңарчы 1932 елның 11 октябрендә кулга алына һәм 2 елга концлагерьга хөкем ителә. Фәтхетдиновалар исә 1914 елгы "Адресъ-календарь"да күрсәтелгән Мирхайдарҗан Фәтхетдинов — беренче мәхәллә имам-хатыйбы гаиләсе. Фәтхетдиновлар нәселеннән бик күп күренекле кешеләр чыга, шул исәптән Мирхайдарҗан Фәтхетдиновның улы — [[Хәсән Фәтхетдинов]] [[Ленин ордены|Ленин орденлы]] укытучы була. Хәсән Фәтхетдиновның улы Почет орденлы, күренекле геолог [[Дамир Фәтхетдинов]]. Хәсән Фәтхетдиновның сеңеле Гәндәлиб абыстай була, ул Хуҗагарипов Вәлимехәммәт белән никахлаша. Хуҗагарипов Вәлимехәммәт һәм Гәндәлиб абыстайның иң өлкән кызы — Мәрьям Вәлимехәммәт кызы Вәлиева Балык Бистәсе районында беренче тракторчы-кыз була. Мәрьям Вәлимехәммәт кызы Вәлиева [[Ринат Нуруллин]]ның әнисе.
 
Мулла Фәтхетдинов Хайдар 1878 елда туган, 1931 елның 4 апрелендә кулга алынган һәм 58-11 статья буенча 5 елга концлагерьга хөкем ителгән була.