Ринат Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 36:
 
== Иҗат ==
Фәнни хезмәтләрдән тыш Ринат Нуруллин балалар өчен [[шигырь]]ләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел, ә үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелә; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар. Логик башваткычларның күпчелеген моңарчы татар телендә билгеле булмаган санлы ребуслар тәшкил итә. Алар шигырьләр канвасына үрелеп бирелә. Бу күренешне шигърияттә яңа юнәлеш дип бәяләргә нигезләр бар. Ринат Нуруллинның шигырьләренең уникаль булуы шунда ки, алар бары тик татар теле мохтендә генә яши ала һәм кайбер шигырьләрен гомумән башка телләргә тәрҗемә итү мөмкин түгел.
 
Ринат Нуруллинның [[2004 ел]]да «Өч бүре һәм өч сарык» hәм [[2008 ел]]да «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары [[Татарстан китап нәшрияты]]нда дөнья күрде. Башка әдәби әсәрләре һәм әдәбиятка кагылышла мәкаләләре "[[Ватаным Татарстан]]", "[[Шәһри Казан]]", "Мәгърифәт", [["Сабантуй" газетасы|"Сабантуй"]] газеталарында, [[«Салават күпере» (журнал)|"Салават күпере"]], [[Чаян журналы|"Чаян"]], [[Ялкын журналы|"Ялкын"]], [["Казан утлары"]] һәм "Мәгариф" журналларында даими басылып тора. [[Салават күпере]] төсләрен хәтердә калдыру өчен балаларга тәкъдим ителгән һәм халыкка таралган "Куян Әфлисун Сорамый, Ярап Куя Зур Шалкан" такмагының авторы, Ринат Нуруллиның бу такмагы Плешаков А.А. дәреслеге тәрҗемәсендә дә кулланылды (Плешаков, А.А. Әйләнә-тирә дөнья: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек: 2 кисәктә. 2 нче кисәк / А.А. Плешаков; [Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 95 б.: рәс. б-н — (Русия мәктәбе).