Әбу Бәкер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 6:
Усман (Әбу Кухафә) һәм Салимә (Умм әл-Хәйр) гаиләсендә туа<ref name="Халифат">[http://www.islam.ru/lib/douknow/abu_bakr Гордость уммы. Абу Бакр (да будет доволен им Аллах)]</ref>. Исламны кабул иткәнче, [[Мәккә]]нең иң бай сәүдәгәрләреннән була. Сәүдә эше белән мал тапкан; хөкемдар вазыйфасын башкарган, кабиләсенең тарихын яхшы белгәнгә һәм оста төш юраганга, зур хөрмәткә ия булган.
 
Ул исламны кабул итүче беренче ир кеше була. Ислам кабул иткәч, ул [[Госман|Госман ибне Гәффан]], [[Зүбәйр ибнел Гәввам]], [[Тальхә ибне Губәйдуллаһ]], [[Габдеррахман ибне Гауф]], [[Сәгъд ибне Әби Вәккас]], [[Гамир ибне Җәррах]], [[Әркам ибне Әркам]], [[Әбу Сәлямә]] кебек сәхабәләрне исламга чакыра, бөтен мал-мөлкәтен ислам өчен тарата. Әбу Бәкер ислам кабул иткән колларны сатып алган һәм азат иткән. Ул азат иткән коллар арасында [[Мөхәммәд]]нең (саләллаһу галәйһи үәссәләмнеңүәссәләм) мөәдзиненә әйләнгән [[Биләл ибне Рәбах]] та була.
[[Ислам]]га нык ышануы белән аерылып торган, һәм шуның өчен, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһиссәләмгаләйһи үәссәләм) аңа исән чагында ук җәннәт вәгъдә итә.
 
Мөшрикләр тарафыннан мөселманнарны җәберләүләр арткач, Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) аны мөселманнарның күбесе [[һиҗрәт]] кылган [[Хәбәшстан]]га җибәрергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу, юлга чыккач, Ибне Дукккун - кабилә башлыкларының берсен очрата, ул Әбу Бәкерне үзенең яклавы астына ала һәм алар бергә [[Мәккә]]гә кайталар. Ләкин Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу динен яшерен тотудан баш тарта, һәм шуның белән Ибне Дуккунның яклавыннан мәхрүм ителә.
 
Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) пәйгамбәрлегенең 13 нче елында мөселманнарның Мәккәдән [[Мәдинә]]гә һиҗрәте башлана. Соңгылардан буллып Мәккәне Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) һәм Әбу Бәкер калдыралар. Алар бергә эзәрлекләүчеләрдән Саур мәгарәсендә качып торалар. Бу вакыйга [[Коръән]]дә дә сурәтләнә. <ref>Коръән, 9:40</ref>
 
[[623]] елда кызы - [[Гайшә]]не [[Мөхәммәд]]кә (саләллаһу галәйһи үәссәләм) кияүгә бирә.
Юл номеры - 25:
Әбу Бәкер, салкын су белән юынганнан соң, авырып китә. Аның авыруы 15 көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр аның хәлен белешеп торганнар, ә [[Госман]] бөтенләй аның яныннан китмәгән. [[Имам]] вазыйфасын [[Гомәр ибнел-Хәттаб]] үтәгән.
 
Әбу Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) һиҗри 13 елда [[җөмәдел-ахир]] ае тәмалануга 8 көн кала сишәмбе көнне вафат була. Аны Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәсәләмүәссәләм) янына җирлиләр. [[Җеназа намазы]]н [[Гомәр]] башкара.
 
== Гаиләсе ==