Трамплиннан сикерү: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
Дүрт елга бер генә мәртәбә уздырылган Олимпия уеннары спортчыларның көрәшкә булган “сусавын басмый” дип, Халыкара чаңгы федерациясе 1929 елдан башлап ел саен чаңгы спортының бөтен төрләре буенча дөнья беренчелекләрен үткәрә. 1950 елдан чаңгы узышы, икебәйге һәм трамплиннан сикерү буенча беренчелекләр дүрт елга бер тапкыр, ягъни [[кышкы Олимпия уеннары]] аралыгында уздырыла башлый.
 
==СССРБССРБ һәм Русиядә халәте==
1950 елларда Советлар союзы спортчылары халыкара ярышларда катнаша башлый. Шул чорда Ю. Скворцов белән А. Ларионов Бөтендөнья студентлары Кышкы уеннарында җиңү яулап кайталар. 1961 елда Н. Шамов Норвегиядә Холменколлен уеннарында җиңә, ә К. Цакадзе [[Финляндия]]нең [[Лахти]] шәһәрендә узган ярышта беренчелекне ала. 1962 елгыел дөнья беренчелегендә Н. Каменский Закопанеда ([[Польша]]) 90 метрлык трамплиннан сикереп, көмеш медаль яулый.
 
Бүгенге көнгә кадәр чаңгы белән трамплиннан сикерү спортында илебез спортчылары арасында, яуланган уңышның зурлыгы җәһәтеннән, В. Белусовка җитүче юк. Ул [[Гренобль 1968|1968 елда Гренобль шәһәрендә]] узган Олимпиадада (90 метрлык трамплинда) алтын медаль хуҗасы була.