Биатлон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41:
 
==Идел буенда үсеше==
Биатлон күрше өлкәләрдән аеруча [[Башкортстан]]да үсеп тора. Башкортстанда биатлон 1958 елда башлана һәм ул, һичшиксез, чаңгы ярышы, биатлон һәм ату ярышы буенча спорт мастеры Дмитрий Петрович Соколовның исеме белән бәйле. Зур уңышларга ул биатлонда ирешә. Команда зачетында дөнья чемпионы (1959), шәхси һәм команда зачетында дөнья чемпионатларында күп тапкырлар призер, 1960 елда үткән [[Скво Вэлли-Велли 1960|VIII Кышкы Олимпиада уеннары]]нда катнашучы Д.Соколов 1958 елдан 1964 елга кадәр «Динамо» клубында тренер булып эшли (Уфа). 1960 елларда биатлон [[Уфа]] шәһәрендә үсеш алып китә. Әдһәм Таһиров, Мазһар Алсынбаев, Памир Ямалеев Башкортстан биатлонын үстерүдә зур көч сала. Л.Дюнин, А.Сафаров, Ю.Тубакин, дөнья һәм Европа чемпионатларында күп тапкырлар җиңүче, Дөнья кубогы иясе, Олимпиада уеннарының (1998 ел) бронза призы иясе, атказанган спорт мастеры [[Павел Мөслимов]]сыз Уфа биатлонын күз алдына китерү авыр булыр иде. 1986 елда [[Агыйдел]] елгасы ярында биатлон буенча спорт комплексы барлыкка килде. 2001 елдагы реконструкциядән соң ул танымаслык булып үзгәрде. Стадионы, трассасы, атышу урыны һәм административ биналары булган бу заманча спорт махсуслаштырылган корылма бүген халыкара стандартларга җавап бирә, республика, Русия һәм дөнья чемпионатлары ярышлары үткәрелә. Спорт комплексы базасында олимпиада резервындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли. Бу мәктәптә спорт белеме алган Филипп Шульман, [[Максим Чудов]], Галина Куклева, Мария Косинова, Данил Асылгужин дөнья беренчелекләрендә зур уңышларга ирешеп Башкортстан данын бөтен дөньяга таратты. Җәйге биатлон — спорт төрләре арасында яшьләрдән санала. «Атучы» чаңгычыларның мизгел арасында кышкы ярышларга әзерләнгәндә килеп чыккан спорт төре. Җәй көне спортчылар трасса буйлап йөгерә һәм коралны атышу урынында гына кулына ала. Соңгы арада спортчылар трассада ролик-чаңгыда узыша башлады. Җәйге биатлон барлыкка килгәннән башлап Русия лидерлар исәбендә. Русия биатлончылары нинди генә ярышта катнашса да, һәрвакыт пъедесталга күтәрелә. Җәйге биатлон буенча I дөнья чемпионаты [[1996 ел]]да [[Австрия]]нең Хохфильцен шәһәрендә үтте. Уфа шәһәре исә XI дөнья чемпионатының стартын кабул итте.
 
==Чыганак==