Биатлон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Дөньядагы илләрдә һәм аеруча [[Скандинавия]]дә чаңгыда ярышып ату спорт төре киң кулланылган. Соңрак патруль узышлары барлыкка килә (хәрби киемдә 30 км арада узышып өреп кабартылган шарларга аталар). 1924 елда [[Шамони 1924|Шамони]]да, 1928 һәм 1948 елда [[Санкт-Мориц 1948|Санкт-Мориц]]та үткән [[Кышкы Олимпиада]] уеннарында тамашачыларга хәрби кышкы патрульләрнең узышканын күрсәтәләр һәм бу спорт төре көярмәннәрдә зур кызыксыну уята. Бу ярышларның аерым спорт төре булып китүендә тамашачыларның аны кызыксынып каравы зур әһәмият уйный.
 
[[1957 ел]]да заманча пятиборьеның халыкара союзы биатлонны рәсми рәвештә раслый. ә 1958 елның мартында [[Австрия]]дә атучы чаңгычылар арасында беренче дөнья чемпионаты үткәрелә. Ике елдан исә — [[1960 ел]]да [[Скво Вэлли-Велли 1960|VIII Кышкы Олимпиада уеннары]]нда ([[АКШ]], Скво-Велли) биатлонның премьерасы үтә. Швед К.Летандер беренче Олимпиада чемпионы исемен яулый. Совет снайперы А.Привалов бронза медаль иясе була, уфалы динамолы Д.Соколов иң көчле ун спортчы исемлегенә эләгә. [[1966 ел]]дан пятиборье һәм биатлон халыкара союзы ярышларга яңа кагыйдәләр өсти башлый. [[1967 ел]]да беренче тапкыр үсмерләр арасында дөнья чемпионаты үткәрелә.
 
[[1978 ел]]да пятиборье һәм биатлон буенча халыкара союз биатлонны популярлаштыру буенча зур адым ясый — аз калибрлы коралдан атуга күчә. Шулай итеп, яңа үзаллы оешма — халыкара биатлончылар союзы төзелә. 1997 елда пасьют (бастырып узышу) һәм массалы спорт төре кертелә.