Кимерүчеләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 92 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q10850 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 17:
| ipni =
}}
'''Кимерүчеләр''' ({{lang-la|Rodentia}}) — [[имезүчеләр]] классының иң күпсанлы отряды. Барлыгы 40 тан артык гаиләсе, 2500 төре,<ref>Башка хәбәрләр буенча якынча 8800 кимерүче төре бар, дип исәпләнә<ref>{{cite web | url = http://www.bucknell.edu/msw3/browse.asp?s=y&id=12200001 | title = Mammalian Species of The World | author = | date = | work = | publisher = | accessdate = 2011-01-18 | lang = en | archiveurl = http://www.webcitation.org/61C1lJUN1 | archivedate = 2011-08-25}}</ref> билгеле. Кимерүчеләр [[Җир]] шарының [[Антарктида]]ны санамаганда бар [[кыйтга]]ларда яшиләр. Шулай ук күп утрауларда да яшиләр.
 
Кимерүчеләр отрядыныңотрядында иң40 зуртан вәкилеартык гаилә [[субар. дуңгызчыгы]],Шуларның иң кечкенәсекиң — [[кәрлә кушаяк]].таралганнары:
 
Барлык кимерүчеләрнең үзгә билгеләре — диасистема һәм үзенчәлекле теш төзелешләре.
 
Кимерүчеләр отрядында 40 тан артык гаилә бар. Шуларның иң киң тарлганнары:
* [[Тиенсыманнар]] ([[тиен]], [[борындык]], [[йомран]] һ.б.)
* [[Тычкансыманнар]] ([[күсе]], [[әрлән]], [[ондатра]] һ.б.)
* [[Кондызсыманнар]] ([[канада кондызы]], [[аурупа кондызы]] һ.б.)
 
Гәүдә озынлыгы 6 дан алып (вак тычканнар) 100 см кадәр ([[елга кондызы]]), авырлыгы 6 г алып 30 кг кадәр. Йонының төсе ачык сорыдан алып карага кадәр, кайсы бердә чуар. Йоны гадәттә кыска, куе, ефәк кебек. Тире бизләре, табаннарында тир бизләре бар. Күзе бик зурдан алып ([[очар тиен]]) тире астында яшеренгән яралгы хәлендәгегә кадәр ([[сукыр тычкан]]нар). Ирене хәрәкәтчән, ал яктан икегә бүленгән, мыегы озын; күп кимерүчеләр азыкны вакытлыча саклау өчен хезмәт иткән яңак арты муксайлары бар. Сөяк аңкаулары киң пластинка рәвешендә. Алгы тешләре — кыргыч, өске һәм аскы яңакларда берәр пар булып урнашкан, эре, тамырсыз, ышкылган очракта үзеннән-үзе үткерләнә, даими үсә. Казык тешләре юк, кыргыч һәм азау тешләре арасында зур аралык — диастема бар. Азау тешләренең сәйнәү йөзе киң, кайсы бер кимерүчеләр даими үсә. Азау тешләренең ышкучы йөзе кытырмак сыртлы яки шома җыерчыклы, аларның читләре шулай ук үзеннән-үзе үткерләнә. Муены юан, кыска, гәүдәсе цилиндр формасында, аягы кыска, тырнаклы; сикереп хәрәкәт иткән төрләрнең (ялманнар - тушканчик) арткы аяклары бик озын; казучы кимерүчеләр (цокорлар) — зур тырнаклы; чорга сәләтле төрләрнең (очар тиен) читке тире катламын тотып торган сөякләре бар. Полигам. Эре кимерүчеләр (елга кондызы, гади [[сөркә]] һ.б.) җенси яктан 2 елда, ваклары (кыр тычканы, тычкан һ.б.) 2-3 айда өлгөрә. Кимерүчеләр үрчемле була: тычканнар, кыр тычканнары елына 6-8 тапкыр 8-14 бала, елга кондызы, гади суыр елына 1 тапкыр 6 га кадәр бала тудыра. Эре кимерүчеләр 4-7 ел, ваклары 1,5-2 ел яши. Сөркәләр, [[йомраннар|йомран]] кышын йокыга тала. Күпчелек кимерүчеләр үсемлек, кайсыберләре [[бөҗәкләр]] белән туклана. Кимерүчеләрнең күп төрләре үзләре казыган, еш кына тирән һәм катлаулы төзелешле өңнәрдә ярым җир астында яши; җир өстендә туклана. Башлыча җир өстендә (тычкан, күсе), су буенда (кара чәшке, кондыз, [[ондатра]]) һәм агач башында (бакча комагы, тиен) яшәүче төрләр.
 
Тиен, ондатра — кыйммәтле тиреле сунар җәнлекләре, ак күсе һәм тычканнарны лаборатор хайваннары итеп үрсетәләр. Кимерүчеләр ерткыч кошлар ([[бөркетләр|бөркет]], көчегән һ.б.) һәм имезүчеләр ([[ләтчә]], [[төлкеләр]] һ.б.) өчен азык булып тора. Күпчелек кимерүчеләр – [[авыл хуҗалыгы]] һәм урман культуралары корткычлары, амбар корткычлары, кеше һәм йорт хайваннарының гельминтлар белән зарарлануының чыганагы. Кимерүчеләр кеше чумасы, котыру авыруы, лептоспироз, дуңгыз киласы, туляремия һ.б. тудыргычларының резервуары булып тора. Механик таратучылар буларак, кимерүче хайваннарның күпчелек инфекцион авырулар һәм паразитар авырулар таралуына булышлык итә. Эктопаразитларны туендыручылар буларак, кимерүчеләр авыруларның (бруцеллёз, листериоз, токсоплазмоз һ.б.) табигый чыганаклары барлыкка килүенә һәм саклануына шартлар тудыра.
 
Очар тиен, бакча комагы, гади суыр, ялман БР ның Кызыл китабына кертелгән.
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Зоология}}
Строка 34 ⟶ 35 :
{{Искәрмәләр}}
 
==Чыганаклар==
{{Тәрҗемә|ru|Грызуны}}
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/read/8-statya/6680-kimere-sel-r Башкорт энциклопедиясе]
 
[[Төркем:Кимерүчеләр| ]]