«Сулыш» битенең юрамалары арасында аерма

692 байта добавлено ,  8 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
[[Бөҗәкләр]] трахеяләр ярдәмендә сулыйлар. [[Май коңгызы]]н күзәтсәгез, аның корсагының күләме я кечерәйгәнен, я зурайганын күрерсез. Бу сулыш хәрәкәтләре. Коңгыз сулый. Аларның гәүдәсенең бер буынтыгында икешәр сулышлык тишемнәре була. Алардан эчкэ таба тармакланган көпшәчекләр китә - алар трахеяләр була. Трахеяләр челтәре бөтен тәнгә тарала. Бу трахеялар буйлап бөҗәк тәненең күзәнәкләренә кислородка бай һава керә.
 
Җир өсте умырткалылары үпкәләре белән сулыйлар. Сулыш системасы [[үпкә]], трахея һәм яхшы үсеш алган бронхлардан тора. Үпкәдә бронхлар күп санлы вак тармакларга бүленә. Иң вак тармаклар (бронхиолалар үпкә куыкчыклары — альвео­лалар белән тәмамлана. Альвеолаларда кан тамырлары куе капил­лярлар челтәре барлыкка китерә, аларда газлар алмашы бара.<ref>[http://tatar.org.ru/kurs/7-biologiya/cyr_205.php В.Б. Захаров, Н.И. Сонин. Биология, 7нче сыйныф.]</ref>
Җир өсте умырткалылары үпкәләре белән сулыйлар. Үпкәләр күп сандагы кан тамырларының куе челтәре белән капланган ячейкалардан торган капчыкларга охшаган. Үпкәләрнең ячейка сыман төзелеше аларны эчке өслеген күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирә. Җир өсте [[умырткалылар]]ы арасында үпкәсез хайваннар да очрый. Мәсәлән үпкәсез саламандралар, алар тире аша сулыйлар.
 
Җир өсте [[умырткалылар]]ы арасында үпкәсез хайваннар да очрый. Мәсәлән үпкәсез саламандралар, алар тире аша сулыйлар.
 
Катлаулы сулыш органнары булуга карамастан, умырткалыларда тире аша сулау да бар. Бакаларда тире аша сулау үпкәләр белән сулауга караганда өстенлек итә. Шуңа күрә баканың тире аша сулавы бозылганда, үпкәләре зарарланмаган булса да, ул үлә.<ref>Җиһаншина З.Р. Методик материалы. [http://www.tatk-shkola.narod.ru/documents/sss.doc‎ Хайваннарның сулавы]</ref>
33 970

правок