Яшелчә культуралары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Яшелчә культуралары''' – яшелчә алу өчен үстерелгән культуралы үсемлекләр төркеме.
'''Яшелчә культуралары''' – яшелчә алу өчен үстерелгән культуралы үсемлекләр төркеме. Якынча 120 төре билгәле. Яшелчә культуралары [[яфраклылар]]га ([[кәбестә]], салат, укроп, шпинат, яфраклы петрушка һ.б.), [[җимешлеләр]]гә ([[баклажан]], [[борыч]], [[борчак]], кабак, [[кыяр]], патиссон, ташкабак, [[томат]], [[фасоль]] һ.б.), суганбашлыларга ([[сарымсак]], [[суган]]), тамыразыкларга (аш [[чөгендер]]е, [[кишер]], пастернак, петрушка, редис, сельдерей, торма, [[шалкан]] һ.б.) бүленә. Яшелчә культураларына шулай ук [[гөмбәләр]], иртә өлгергән [[бәрәңге]] һәм [[шикәрле кукуруз]] керә. Яшелчә культурасы күбесе [[астрасыманнар]] (артишок, салат, эстрагон), карабодай сыманнар (ирүән, кузгалак), [[кыяклылар]] (шикәрле кукуруз), әвернә сыманнар (кәбестә, редис, шалкан һ.б.), алабута сыманнар (аш чөгендере, шпинат һ.б.), суган сыманлар (башлы суган, сарымсак), [[кузаклылар]] (борчак, кара борчак, фасоль), пасленчалар яки эт карагаты сыманнар (баклажан, борыч, томат һ.б.), чатырсыманнар (кишер, петрушка, сельдерей һ.б.), кабаксыманнар (кабак, кыяр, патиссон, ташкабак һ.б.) гаиләсенә карай. Яшәү гомере буенча яшелчә культурасы бер еллыкларга — баклажан, борчак, [[карбыз]] һ.б.; ике еллыкларга – [[кәбестә]] (чәчкәле һәм пекин кәбестәсеннән башка), татлы суган, тамыразыклар (редистан башка) һ.б.; күп еллыкларга — ирүән, керән, кузгалак һ.б. — бүленә. Барлык күп еллык яшелчә культурасы кышлыклы; бер еллык яфраклылар, борчак, кәбестә, кара борчак, тамыразыклар – суыкка, баклажан, карбыз, [[кавын]] эссегә чыдам; борыч, кукуруз, кыяр, ташкабак, томат – җылы яратучы яшелчә культурасы. Яшелчәләр – витаминнарның төп чыганагы, составларында [[аксым]]нар, майлар һәм [[углеводлар]] бар. Керән, петрушка, торма, укроп, сарымсак, суган составына [[фитонцидлар]] керә.
 
Яшелчәләрне төрле витаминнарга бай булган өчен үстерәләр. Яшелчәләрне ачык яки ябык грунтта үстерәләр. Ачык грунт - ул яшелчәләрне кырда, бакчада үстерү.
Ябык грунт – ул яшелчәләрне теплицада яки парникта үстерү.