«Мәйдан» журналы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 176.52.35.80 үзгәртүләре (бәхәс) Frhdkazan юрамасына кадәр кире кайтарылды
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''«Мәйдан» журналы''' — [[Чаллы]]да чыгучы татар басмасы. Язылу индексы: 81436
 
1990 еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. [[Айдар Хәлим]] мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы тар-мар ителгәч, Чаллы Язучылар оешмасы [[Чаллы]]да татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгаткан һәм дистә айлар буе сузылган ызгыш-тартыштан соң, ниһаять, [[2001 ел]]ның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрде. Гыйнварда ул [[Факил Сафин]] мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлады. Ун ел дәвамында журналның 104 саны дөнья күргән. Алышынмас баш мөхәррире – язучы [[Вахит Имамов]].
 
Айгөл Әхмәтгалиева, [[Айрат Суфиянов]], Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, [[Равил Сабыр]], Илдар Хәйруллин кебек каләмдәшләрнең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә чагылыш тапты, һәм аның ярдәме белән аларның барчасы да Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Бу юнәлештәге эшчәнлекне киметмичә, журнал битләрендә чыныгу алган [[Амур Фәләх]], Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, [[Фидаил Мәҗитов]] кебек яшьләр дә Язучылар берлеге бусагасына килеп басты.