Атом-төш энергиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «File:Susquehanna steam electric station.jpg|thumb|Susquehanna атом электр станциясенең су җылыту реакторы. Станция көн дә 63…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
1975 елның 20 мартында АКШның Декатур шәһәрендәге АЭСта янгын чыга. Шушы ук елда Ленинград АЭСында авария була. 1987 елда шул ук АЭСта тирә як мохиткә радиоактив матдәләр ташлана. <br/>
1981 елда Япониянең бер атом электр станциясендә 56 эшче көчле радиациягә дучар була, тагын 278е төзекләндерү вакытында төрле дәрәҗәдәге нурланыш ала. <br/>
Иң куркыныч авария 1986 елда [[Чернобыль һәлакәте|Чернобыль атом электр станциясендә]] була. Дүртенче блоктагы ике көчле шартлау вакытында реактор блогының һәм машина залының бер өлеше сафтан чыга. Әйләнә-тирәгә 190 тонна радиоактив матдә тарала. Дистәләгән мең кеше төрле дәрәҗәдәге нурланыш ала, 28 кеше авария вакытында ук һәлак була. Зарарланган зонадан 400 мең кеше эвакуацияләнә, 160 мең квадрат километр мәйдан көчле радиация астында кала. <br/>
2011 елның 12 мартында Япониядәге көчле [[җир тетрәү]]дән соң, Токиодан 150 чакрымта урнашкан “Фукусима-1” атом электр станциясендә көчле шартлау булды. Җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә 6539 кеше үлгән һәм 10259 кеше хәбәрсез югалган.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/2342993.html Япония атом станциясендә куркыныч арта] </ref>
 
Шушы аварияләрдән соң кешелеккә атом электр станцияләренең файдасы зурракмы, зыянымы дигән сорау туа. Бу турыда бәхәсләрнең әле булса тынганы юк. Бу урында водород бомбасының атасы, [[Нобель премиясе]] лауреаты академик [[Андрей Сахаров]]ның сүзләрен китерик: “Тынычлык, прогресс һәм кеше хокуклары — шушы өч максат аерылгысыз бәйләнгән, аларның берсенә дә калган икесенә илтифат итмичә генә ирешергә ярамый”.