Габдулла Кариев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{Портал|Шәхесләр}}
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 35:
 
Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.
 
[[Файл:Сәйяр-1916.jpg|200px|thumb|left|«Сәйәр» артистлары: Габдулла Кариев (утырган), [[Кәрим Тинчурин]], [[Зәйни Солтан]], Габдрахман Мангушев (1916 ел)]]
 
Артист [[Г. Камал]] әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. [[Ф. Әмирхан]]ның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы [[П. Вәхирев]]нең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза.