Әбу Гали ибн Сина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 24:
'''Әбу Гали ибн Сина''' ({{lang-ar|ابو علی حسین بن عبدالله بن سینا}}) – урта гасыр мөселман дөньясының энциклопедист галиме, беренче чиратта табиб буларак билгеле.
 
Аның киң профильле галим һәм белгеч булуы турында Хамадан каласындагы төрбәсе (мавзолее) өстендә калыккан 12 стела сөйли. Аларның һәрберсе аерым белем өлкәсенә багышланган: [[философия]], [[музыка]], [[физика]], [[химия]], [[астрономия]], [[медицина]], [[математика]], [[алгебра]], [[геометрия]], дин белеменә, [[тел белеме]]нә.
 
Ибн Сина 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.
 
== Тормыш юлы ==
Әбү Гали ибн Сина 980 елда [[Бохара]] тирәсендә Афшана кышлагында туа. 1002 елда, Әбү Галигә 22 яшь чакта, атасы үлә. Сәмәниләр дәүләтенә ул чорда башка дини юнәлешкә карый торган Мәхмүд солтан (Газневи) һөҗүме яный. Шуңа күрә ибн Сина Бохарадан чыгып китәргә мәҗбүр һәм [[Харәзм]]дагы [[Үргәнч|Гүргәнч]] каласында тора. Чәчәк атучы Харәзм әмире Али ибн Мәймүн фәннәрне бик хуплый. Аның сарае каршында шәрыкның күпләгән иң сәләтле галимнәре хезмәт итә. ибн Синаны Мәймүннең Академиясенә (Хикмәт йорты) штатка алалар, аңа айлык хезмәт хакы билгелиләр, ул шунда [[әл-Бируни|Бируни]] һәм Мәсихи атлы кешеләр белән иңгә-иң куеп эшли. 1012 елда Мәхмүт солтан Харәзмне яулап ала һәм барча галимнәргә [[Газна]]га, үз сараена килергә боера, шуңа күрә ибн Синага качарга туры килә (Мәсих белән бергә; Бируни исә тотылган, аны Газнага алып китәләр).
 
Сөргендә чакта ибн Сина ''Әл канун фит-Тыйбб'' — үзенең төп хезмәтен язарга керешә. Ул аны 20 ел буе, бер шәһәрдән икенчесенә сугылып йөргәндә яза. Ибн Сина әмирләрне һәм гади кешеләрне дәвалый, [[Исфаһан]]да вәзир булып эшли, зинданда утырып чыга. Зинданда чакта ул ''әш-Шифа'' (савыгу) китабын язып бетерә.
 
== Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб ==
Ибн Синаның медицина энциклопедиясе формасындагы Кануны биш китаптан тора, һәрберсе кыйсемнәргә, бүлекләргә, мәкаләләргә, параграфларга бүленә. Беренче китап медицина теориясенә багышланган һәм дүрт зур кыйсемнән (бүлек), тәгърифтән (кереш сүз) тора.
 
* Беренче кыйсем [[анатомия]] һәм [[физиология]]гә багышланган, икенчесе – хасталарның сәбәпләренә, 3 – хасталарның симптомнарына, 4сендә [[диета]], [[профилактика]], дәвалауның төп принциплары тасвирлана. 4нче кыйсемнең бер бүлеге – сәламәтлекне саклау турындагысы – [[гигиена]] буенча компендиумы – төп кагыйдәләрнең кыскача җыелмасы.
Юл номеры - 41:
* Дүртенче китап дәвалау ысулларына багышланган: [[хирургия]], сөяк сыну, каймыгуларны дәвалау һәм организмның гомуми хасталарына, [[йогышлы чирләр]]гә, [[бизгәк авыруы]] һ.б.
 
Хирургик операцияләрнең тасвирламасында ибн Сина өч моменты сөйләп уза: анатомияне белү, [[хирургик инструментлар]]ны саф килеш тоту, операциядән соң пациентны аеруча кайгырту.
 
* Бишенче китапта катлаулы агулар һәм аларга каршы дару тасвирлана. Канунга җәмгысе 811 дару кергән, 526сы – үсемлек нигезендә ясалган, 125 – терлектән ясалган, 85 – минераль чыгышлы, аларның тәэсире, җыю һәм саклау кагыйдәләре. Аларның күпчелеге гадәлсез рәвештә онытылган, 150се әледә файдаланыла.
 
XII гасырда ''Китаб әл-Канун'' [[латин теле|латинга]] тәрҗемә ителә. Китап басу гасыры җиткәч басмалар саны буенча ''Канун'' христианнарның [[Инҗил]]ләренә көндәшлек итә. XVI гасыр башында аны яңадан тәрҗемә итәләр. XV гасырда ул 16 тапкыр басыла, XVI гасырда – 20. ''Канун'' күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм белгечләр фикеренчә, дөнья тарихында иң еш өйрәнелә торган (фәнни) хезмәт булып тора.
 
== Фәлсәфи карашлар ==
Ибн Синаның фәлсәфи карашлары шактый каршылыклы. Аларда материалистик тенденцияләр дини-идеалистик тенденцияләр белән бергә үрелеп бара. Ибне Сина фикеренчә, дөнья [[эманация]] рәвешендә барлыкка килгән. Ягъни аның иң әүвәлге башлангычы — рухи затта, [[Аллаһ]]та. Ләкин, аныңча, дөньяны тудыручы Аллаһ түгел. Дөнья Аллаһның ихтыяры буенча тумаган, бәлки табигый ихтыяҗ кушуы буенча барлыкка килгән. Аның бу карашларында дини-идеалистик карашка урын бирелгән, ә дөньяның (материалистларга хас) «башлангыч вакыты булмаган» дигән төшенчә турында сүз кузгатылмый да. Шул ук вакытта, дөнья, Алла кебек үк, мәңгелек. Ләкин Алла — шәхес түгел. Ә дөнья — матди. «Булулык — чиксез»,— дип язган галим үзенең «Данишнамә» дигән китабында. Ул, ягъни булулык — һәм субстанция, һәм акциденция (очраклы сыйфатларга ия). Субстанциянең чыганагы — аның үзендә. Материя — һәр нәрсәнең җисеме. Дөньяда булган барлык предметлар материядән тыш түгел, аларның һәркайсында — материя, дип санаган Ибне Сина. Аның фәлсәфәсе, бигрәк тә «булулык», «материя», «Алла», «субстанция» кебек категорияләр турында хөкем йөртүе, шактый каршылыклы, хәтта буталчыграк та.
 
Хәрәкәт турында Ибн Сина [[материализм]] юнәлешендә фикер йөртә. «Хәрәкәт,— дип язган галим.
 
Ибне Сина карашынча, табигатьтәге күренешләр бер-бере белән бәйләнештә, дөньяга закончалыклар хас. Ибне Сина танып белү теориясенә дә кагылып үтә. Аның бу өлкәдә дә каршылыклары бар. Ибне Сина танып белүне ике төргә аера:
Юл номеры - 56:
# конкрет әйберләрне танып белү.
 
Боларның беренчесе акыл белән башкарыла, икенчесе — тышкы хисләр белән.
 
== Әсәрләр ==
Юл номеры - 65:
== Чыганаклар ==
* Т. Сорокина. История медицины: учебник для студентов высших медицинских учебных заведений.
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
{{DEFAULTSORT:ибн Сина, Әбу Гали}}
[[Төркем:Гарәп-мөселман галимнәре]]
[[Төркем:Фарсы телле шагыйрьләр]]
Строка 73 ⟶ 72 :
[[Төркем:Табиблар]]
[[Төркем:Хирурглар]]
 
{{DEFAULTSORT:ибн Сина, Әбу Гали}}
 
{{Link FA|ml}}