Иоһанн Фихте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Messir (бәхәс | кертем)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 24:
'''Ио́Һанн Һо́тлиб Фи́хте''' ({{lang-de|Johann Gottlieb Fichte}}) — [[алманнар|алман]] [[фәлсәфәче]]се, [[алман классик фәлсәфәсе]] вәкилләренең берсе, [[субъектив идеализм]]га нигез салучыларның берсе.
 
Фихте Рамменау дигән җирлектә игенче гаиләсендә туа. Ул [[Йена]] һәм [[Лейпциг]] университетларында дин белемен, [[филология]] һәм [[фәлсәфә]] фәннәрен өйрәнә. Аның [[Имануил Кант|Кант]] йогынтысы астында язылган «Серләр ачу галәмәтенә тәнкыйть күзлегеннән карау тәҗрибәсе» хезмәтенә югары бәя бирелә. Шундый ук бәяне Фихте үзенең Бөек француз революциясе йогынтысында язган башка китабына да ала. Ләкин Фихте атеистик вәгазьләр таратуда гаепләнә, һәм ул Йена университетыннан китәргә мәҗбүр була.
 
[[1800 ел]]да Фихтеның [[Берлин]] шәһәренә бәйле гомер дәвере башлана. Соңрак ([[1810 ел]]да) ул [[Берлин университеты]]ның профессоры, [[1812 ел]]дан аның ректоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлин шәһәрендә Фихтеның карашларында үзгәрешләр сизелә башлый. [[Алмания]]нең [[Наполеон]] [[Франция]]се белән барган сугышта җиңелүе Фихтеның француз инкыйлабына карата формалашкан күтәренке карашларын сүрелдерә төшә.
 
[[1794 ел]]да Фихте үзенең «Фән турындагы тәгълиматның нигезе» дигән хезмәтен бастырып чыгара. Бу хезмәттә ул фәлсәфәне «фәннәр фәне» дигән яссылыкта бәяләргә омтыла. Фихте, анда фәлсәфәнең ике капма-каршы юнәлештә яшәгәнен искә алып, материалистик юнәлешне түбәнгә төшерү, идеализмны югарыга чөю максатын куйган була. Дөрес, ул Кантның дуалистик карашларын тәнкыйть итә, ләкин материалистик позициядән түгел, бәлки киресенчә, субъектив идеализм мәсләгеннән чыгып тәнкыйтьли.
 
Фихте фәлсәфәсенең үзәген шәхеснең интуитив җисеме «мин» тәшкил итә. Фихте «мин»гә «мин түгел» категориясен каршы куя. Һәм аның «мин»е белән «мин түгел»е бербөтен система дип карала. Фихтенең карашынча, «мин» — тезис, «мин түгел» — антитезис, «абсолют мин» — синтез ролендә чагылалар.
 
Фихтеның фәлсәфәсе — шактый катлаулы һәм кеше тәҗрибәсеннән ерак торган тәгълимат. Әгәр дә аның барлык башваткыч уйдырмаларын алып ташласаң, субъектив идеализмның иң үтә формасы ярылып ятканы ачыла. Аның карашы буенча, дөньяда әнә шул Фихте китергән «мин»нән башка предметлар, күренешләр — барысы да «мин»нең ихтыярыннан тора, «мин»-гә буйсына.
 
== Шулай ук карагыз ==
Юл номеры - 38:
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Алман фәлсәфә мәктәбе фәлсәфәчеләре]]
Юл номеры - 44:
[[Төркем:XVIII гасыр фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:XIX гасыр фәлсәфәчеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Фихте, Иоһанн}}