Анаксимандр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 69 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q42458 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Анаксимандр Милетлы''' ({{lang-grc|Ἀναξίμανδρος}}) — [[Борынгы Греция|борынгы грек]] [[фәлсәфәче]]се, математик, астроном. [[Натурфәлсәфә]] өлкәсендә [[милет мәктәбе]]нең вәкиле - [[Фалес Милетлы]]ның укучысы, [[Анаксимен|Анаксимен Милетлы]]ның [[укытучы]]сы. [[Проза]] рәвешендә язылган беренче грек [[фәнни хезмәт]] авторы («Табигать турында»).
 
== Фәлсәфә ==
Анаксимандр дөньяның әүвәл нигезен [[апейрон]] дигән термин белән атый. Галим фикеренчә, апейрон үзендә «чиксезлек» дигән мәгънәне туплый. Икенче төрле әйткәндә, «аныксыз материя». Башка борынгы грек фәлсәфәчеләреннән аермалы буларак, ул әүвәл нигезне ниндидер бер генә матдәгә кайтарып калдырмый. Апейрон — барысының да җыелмасы, синтезы. Ул — туктаусыз хәрәкәттә һәм үзеннән чиксез сандагы төрләрне тудырып тора. Дөнья — капма-каршылыклар тупланышы, алар барлык предметларны, күренешләрне үзгәртүче дә. Анаксимандр фикеренчә, тереклек тупланган дөньялар чиксез санда. Алар бер-берсеннән тигез аралыкларда яшиләр.
 
Анаксимандрның әлеге карашларын соңрак кайбер башка фәлсәфәчеләр дә яклыйлар: [[Левкипп]], [[Демокрит]], [[Эпикур]].
 
Анаксимандр фикеренчә, [[Җир]] — дөньяның үзәге. [[Кояш]], [[Ай]] һәм [[йолдыз]]лар аның тирәсендә әйләнеп йөриләр. Бу фикер, соңрак төзәтелсә дә, аның авторы Анаксимандр күк гөмбәзе теорияләрен башлап җибәрүче булып санала.
 
== Эшчәнлек ==
Анаксимандр — дөньяда беренче [[харита|географик харита]] төзүче, беренче [[кояш сәгате]], астрономик әсбаплар эшләп бирүче.
 
Анаксимандр җир йөзендәге [[хайваннар]]ның судагы хайваннардан барлыкка килгән дип саный. Судан чыккан хайваннар (беренче чиратта, [[балык]]) әкренләп, әйләнә-тирәдәге шартларга буйсыну, яраклашу процессында җир йөзе хайваннарына әверелгәннәр.
Юл номеры - 40:
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Борынгы Греция астрономнары]]