Бенедикт Спиноза: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 83 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q35802 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Бенедикт Спиноза''' ({{lang-pt|Bento de Espinosa of Despinosa}}, {{lang-la|Benedictus de Spinoza}}) — [[Нидерландлар|нидерланд]] [[фәлсәфәче]]се, материалист, пантеист, [[Яңа вакыт]] фәлсәфәсенең күренекле вәкиле.
 
Ул [[Амстердам]]да [[яһүдләр|яһүд]] сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аның кайда һәм нинди белем алуы турында мәгълүматлар юк. [[Фәлсәфә]]не һәм башка фәннәрне ул үзлегеннән өйрәнгән, дип санала.
 
Кайбер авторларның күрсәтүе буенча, ул атасыннан калган мирасны сеңлесенә калдырган, ә үзе ярлылыкта яшәргә мәҗбүр булган. Үзенә төп кәсеп һәм яшәү өчен матди чыганак итеп ул телескоплар өчен линзалар шомарту эшен сайлаган. Матди ярлылыкта яшәгәнлектән ул авырый башлый һәм 45 яшендә вафат була.
 
== Карашлар ==
Спинозаның дөньяга карашы башта [[Урта гасырлар]] яһүд фәлсәфәсе йогынтысы астында формалаша. Изге китапларда үзе аңламаган фикерләр тапкач, аның «күп белүлек» өчен Спинозаны «динсез» дип, махсус карар белән чиркәүдән читләштерәләр.
 
Спиноза зур гына иҗади мирас калдыра. Галимнәр арасында аның абруе зур була, аның белән хатлар язышалар, аның белән үзләренең киңәшләрен коралар. Спиноза фәлсәфәсендә [[Джордано Бруно]]ның [[пантеизм]], [[Рене Декарт|Декартның]] [[рационализм]], [[Томас Һоббс|Һоббсның]] социаль фәлсәфәсендәге карашларының йогынтысы чагылыш таба. Ул, Бруно кебек үк, [[Аллаһ]] белән [[табигать]]не бербөтен дип саный. Аныңча, шушы бербөтен бар нәрсәнең субстанциясен тәшкил итә. Ә дөньядагы барлык әйберләр — шушы субстанциянең модуслары. Спиноза, дөньядагы предметларның һәм күренешләрнең үзара бәйләнешен танып, детерминизм позициясендә торганлыгын күрсәтә. Ләкин сәбәплекне ул ихтыяҗлык белән бер дип санап, дөньяда очраклылыкка бөтенләй урын калдырмый. Спиноза карашынча, очраклылык — бары тик субъектның эшчәнлегеннән генә тора торган гамәл.
 
Спиноза кешенең җанын Аллаһ гакылының бер чагылышы дип саный. Шул ук вакытта җан — идея, ә кешенең тәне — шушы идеянең объекты. Спиноза танып белү теориясендә материалистик позициядә тора. Ул танып белүдә өч төрле күренешне аера. Аларның беренчесе — тою (дөрес, атаклы галим, рационализм тарафдары буларак, танып белү процессында аңа әллә ни урын бирми); икенчесе — аңлау (төшенү), Спинозача фикереңчә ул, хакыйкатьне табуда мөһим роль уйный; өченчесе — интуиция.
 
Спиноза әхлакны дини карашлардан арындыруга чакыра. Аныңча, иреккә ия булган шәхес фәкать гакыл белән генә эш итә. Ул, кеше үлем турында түгел, бәлки яшәү турында уйлап гомер итәргә тиеш, ди. Шул ук вакытта һәр шәхес үзе турында гына түгел, бәлки җәмгыять, аның мәнфәгатьләре турында да кайгыртырга тиеш, дип саный атаклы галим. Билгеле ки, кайбер фәлсәфәчеләр, үзләре яшәгән конкрет шартлардан чыгып, хакыйкатьнең ике яклы булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр. Аларча, хакыйкать, дини тәгълиматлар күзлегеннән караганда — бертөрле, ә фәлсәфә күзлегеннән караганда, ул икенче төрле булырга мөмкин. Спиноза исә бу «теория»не кире кага.
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Нидерландлар фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:XVII гасыр фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:Латин фәлсәфәчеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Спиноза, Бенедикт}}