Вольтер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 111 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q9068 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 29:
[[Филипп II]] һәм аның кызына багышланган сатирик шигырьләре өчен [[Бастилия]]гә эләгә. Бер дворян белән чыккан низаг аркасында янә төрмәгә эләгә, аннан соң [[Англия]]гә китә. Биредә ул өч ел дәвамында илнең дәүләт төзелешен, [[фән]]ен, [[фәлсәфә]]сен һәм [[әдәбият]]ын өйрәнә.
 
Гомеренең күп өлешен Вольтер [[Аурупа]]ның төрле илләрендә үткәрә. Англиядәдән тыш ул [[Швейцария]]дә, [[Пруссия]]дә яши, тормышының соңгы елында гына [[Франция]]гә кайта.
 
Вольтер актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның бөтен эшчәнлеге буржуаз демократиянең идеологиясен тормышка ашыруга багышланган була. Ул гади халыкка теләктәшлеген, ә изүчеләргә үзенең нәфрәтен белдереп яши.
 
== Әдәби эшчәнлек ==
 
== Фәлсәфи карашлар ==
Вольтерның [[фәлсәфә]] өлкәсендәге каршылыклы карашлары аның дингә карата булган карашлары белән сугарылган: берьяктан, ул [[дин]]не, бигрәк тә [[католикчылык|католиклар]] тәгълиматын, нык тәнкыйтьли, икенче яктан исә, ул — [[деизм]] тарафдары. [[Аллаһ]]ны Вольтер дөньяның барлыкка килүенә беренче сәбәп буларак таный, ләкин аның яшәешкә нинди булса да йогынты ясап тору көчен инкяр итә.
 
Вольтер [[материализм|материалистик]] позициядә торган. Ул кешенең [[җан]]ын аның [[тән]]еннән аермый, кешенең фикерләү сәләтен материянең сыйфаты дип саный. Вольтер үзенең материалистик карашларын [[Дени Дидро]] тарафыннан чыгарылган «Энциклопедия»дә дә чагылдыра. Шушы хезмәттә тупланган аерым мәкаләләрдә ул табигатьтә хөкем сөргән закончалыкларны таныганын күрсәтә, сәбәплелек белән максатчанлык категорияләренә фәнни аңлатма бирә.
 
Танып белү теориясендә дә Вольтер материалистлар карашында тора. Ул [[Джон Локк|Локкның]] [[сенсуализм|сенсуалистик]] юнәлештәге фикерләрен кабул итә, ә [[Рене Декарт|Декартның]] «тумыштан килгән идеяләр» теориясен кире кага. Ләкин аның өчен «мәңге яши торган хакыйкатьләр» табигый, Вольтер аларның субъектив моментларга дучар икәнлеген һәм тарихи үзгәрештә булу мөмкинлеген кабул итми.
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Франция язучылары]]