Георг Һегел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 94 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q9235 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 24:
'''Георг Вильгельм Фридрих Һе́гель''' ({{lang-de|Georg Wilhelm Friedrich Hegel}}) — [[алманнар|алман]] [[фәлсәфәче]]се, [[алман классик фәлсәфәсе]]нең һәм романтизм фәлсәфәсенең вәкиле, объектив идеалист.
 
Һегель [[Штутгарт]] шәһәрендә югары дәрәҗәдәге чиновник гаиләсендә туа. Тюбинген шәһәрчегенең теологик институтында [[фәлсәфә]] һәм [[теология]] буенча белем ала. Яшь галимнең сәяси карашларына [[Бөек француз буржуаз-демократик инкыйлабы]]ның идеяләре зур йогынты ясый. Ул [[Алмания]]дәге феодаль, консерватив тәртипләрне тәнкыйтьли, республика принципларын алга куя. [[Борынгы Греция]] демократиясенә югары бәя бирә, җәмгыятьнең рухи тормышына килгәндә, христиан динен тәнкыйтьләп чыга. Һегель үзенең беренче хезмәтләрендә, Алманиянең таркаулыгына пошынып, буржуаз тәртипләр нигезендә үзгәртеп кору идеяләрен яклап чыга.
 
[[XVIII гасыр]]ның азагынача ул [[укытучы]]лык, [[мөхәррир]]лек [[кәсеп]]ләре буенча эшләр алып бара, ә [[1801 ел]]да [[Йена университеты]]нда укыта башлый. Бу аның иҗади эшчәнлегендә яңа этапны ачып җибәрә. Ул [[Иммануил Кант|Кант]] белән [[Иоһанн Фихте|Фихтеның]] субъектив идеалистик пландагы хезмәтләрен тәнкыйтьләп чыга. Шул чорда ул үзенең «Рухның үсеше» дигән атаклы хезмәтен иҗат итә. Ә соңрак, [[Нюрнберг]] шәһәрендә гимназия директоры булган вакытта, иң зур мактауларга ия булган «Мантыйк фәне» дигән әсәрен яза.
 
Һегель, тора-бара, үзенең сул тарафларда формалашкан карашларыннан ваз кичә башлый. Моңа [[Аурупа]]да [[Наполеон]]ның җиңелүеннән соң башланган реакция, ягъни иске тәртипләргә кайту сәясәте йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә Һегельның фәлсәфи, шулай ук сәяси карашларында уңга таба борылыш сизелә башлый. Ул [[Пруссия]] хөкүмәтенең рәсми рәвештә билгеләнгән фәлсәфәчесе булып раслана. Бу дәрәҗәгә ирешү белән ул үзенең сәяси карашларын «яңарта» башлый, Пруссия дәүләтенең гакыл нигезендә яшәгәнлеген исбатларга омтыла, ә гыйльми өлкәдә үзенең иң күләмле, шул ук вакытта шактый каршылыклы «Фәлсәфә фәннәренең энциклопедиясе» дигән хезмәтенә керешә.
 
[[1818 ел]]дан башлап үлгәнчегә кадәр, Һегель [[Берлин университеты]]нда укыта. «Рухның үсеше» хезмәтендә ул абсолют идеализм принципларын дәлилләргә омтыла. Аныңча, дөньяның нигезен абсолют идея, ягъни шәхсилеккә ия булмаган дөнья күләмендәге гакыл тәшкил итә. «Рухның үсеше» әсәрен белгечләр өч бүлеккә аерып карыйлар. Беренчесе — [[аң]], [[үзаң]], [[акыл|гакыл]] турында. Бу бүлектә индивидуаль аңның төрле этаплар аша чынбарлыкны танып белүгә ирешүе күрсәтелә. Икенче бүлек тарихи планда (Борынгы Греция, Аурупа илләре, Бөек француз революциясе һ. б.) рухның үсә баруын тасвирлый. Өченче бүлек иҗтимагый аңның формаларын характерлауга багышланган.
 
== Шулай ук карагыз ==
Юл номеры - 36:
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
{{Rq|stub}}