Людвиг Фейербах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 48 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q76422 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 25:
 
== Тормыш юлы ==
Фейербах [[Бавария]]нең [[Ландсхут]] шәһәрендә җинаятьләр тикшерүче гаиләсендә туа. Гимназияне тәмамлагач, ул [[Һейдельберг университеты]]на укырга килә. Ләкин, догматикага корылган укытуны кабул итә алмый, [[Берлин]]га күчә, анда [[Һегель]]нең лекцияләрен тыңлый. [[Берлин университеты]]н тәмамлау белән диссертация яклый. Соңрак Эрланген университетында [[фәлсәфә]] буенча лекцияләр укый башлый.
 
[[1830 ел]]да Людвиг Фейербах үзенең «Үлем һәм үлемсезлек турында фикерләр» дигән китабында [[җан]]ның үлемсезлеге хакындагы карашларны тәнкыйть итеп чыга. Китап тыела, Фейербах укыту хокукыннан мәхрүм итәлә. Үзенең калган гомерен ул авыл җирендә нужа чигеп уздыра.
 
== Фәлсәфи карашлар ==
Фейербах фәлсәфәдә башта Һегель тәгълиматы йогынтысында иҗат итә, ләкин аның башлангыч дәвере каршылы була. Һегельның объектив идеализмы аның үзен үк ышандырып бетерми, тора-бара ул аннан бөтенләй ваз кичә. Фейербахка хәтле алман фәлсәфәсендә идеализм өстенлек алган була. Фейербах [[Аурупа]] фәлсәфәсендә янә материализмны торгызучы булып таныла. Ул үзенең «Һегель фәлсәфәсе турында» ([[1839 ел|1839]]) дигән хезмәтендә идеализм белән материализм арасындагы аерымлыкларны ачып сала.
 
Танып белү теориясе мәсьәләсендә дә Фейербах үзен материалист булганын күрсәтә. Ул [[Имануил Кант|Кантның]] [[субъектив идеализм]] һәм [[агностицизм]] белән сугарылган карашларын тәнкыйтьләп чыга. Ләкин аның иң җитди тәнкыйте Һегель фәлсәфәсенә каршы юнәлдерелгән була. Ул аның идеалистик системасын җимерә. Шуңа багышланган аның «Христианлыкның асылы» хезмәте чыга:
 
{{Цитата|автор = [[Фридрих Энгельс]]|Әгәр дә без аңа хәтле Һегельчылар булсак, «Христианлыкның асылы» басылып чыгуга шундук фейербахчылар булып киттек}}
 
Фейербах — антропологик материализм тарафдары. Материализмның бу агымы яссылыгында кеше — психофизиологик зат. Фейербах кешенең асылын табигый шартлар нигезендә генә күрергә омтыла. Кешедә ул аның фәкать биологик, ягъни табигый җисемен генә күрә, ә социаль җисемен аңлау дәрәҗәсенә, үзенә кадәр булган башка материалистлар кебек үк, күтәрелә алмый кала.
 
== Шулай ук карагыз ==
Юл номеры - 42:
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Фәлсәфә тарихчылары]]
Юл номеры - 48:
[[Төркем:Алман фәлсәфә мәктәбе фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:Социалистлар]]
 
{{DEFAULTSORT:Фейербах, Людвиг}}