«Пәри» битенең юрамалары арасында аерма

9 байт убрано ,  6 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к (Bot: Migrating 46 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q8028 (translate me))
'''Пәри''' - [[татар]] [[миф|мифология]]сендә, тылсымлы [[әкият]]ләрдә һәм язма әдәбиятта бигрәк тә урта гасырларда киң таралган хатын-кыз кыяфәтендәге шактый каршылыклы персонаж.
 
Килеп чыгышы ягыннан [[Иран|Борынгы Иран]] мифологиясенең нигезен тәшкил иткән Изге китап Авестага һәм зәрдөштлеккә барып тоташа: атама тудыру, бу дөньяга китерү мәгънәсендәге ''пер'' тамырыннан ясалган. Авестадагы тулы исеме — ''Паирика'' (күплек санында).
 
[[Иран]] мифологиясе мәгълүматлары буенча, Паирика төрле куркыныч җәнлек һәм хайваннардан тычкан, ярканат һ.б. кыяфәтләргә дә керә ала. Паирика башка халыкларга күчкәндә, күрәсең, аның тышкы кыяфәте һәм атамасы билгеле бер үзгәрешләр кичереп, пәри дип атала башлый. Шул исем белән пәри образы [[Кече Азия|Кече]] һәм [[Урта Азия]], [[Казакъстан]], [[Төньяк Кавказ]] һәм [[Идел буе]] [[төрки халыклар]]ында киң тарала. Аның исеме һәм аерым гамәлләре бик күп әсәрләрдә телгә алына.
33 970

правок