«Гади тиен» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  6 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к (Bot: Migrating 69 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4388 (translate me))
[[Файл:Kurre5.jpg|200px|thumb|right|]]
 
'''Гади́ тие́н''' (Sciurus vulgaris) - [[тиенсыманнар]] семьялыгыннангаиләлегеннән имезүче җәнлек. 40 лап астөре бар, бер-берсеннән төсләре белән аерыла. Евразиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТР территориясендә күбесенчә Кама алдында очрый. Ылыслы, киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Еш кына кешегә якынрак, шәһәр паркларында урнаша.
 
Гәүдәсенең озынлыгы 30 см га кадәр, койрыгыныкы - 15 тән алып 20 см га кадәр, 270-330 г авырлыкта. Колаклары озын, очлары чуклы. Арткы аяклары алдагыларына караганда озынрак. Төсе үзгәрүчән: ачык җирәннән (җәен) алып соры-зәңгәргә (кышын) кадәр. Йон капламы озын, йомшак, кышын йөнтәс, җәен беркадәр каты, кыска һәм ялтыравыклы. Язын һәм көзен төсен алмаштыра. Эләктерүчән һәм үткен тырнаклары булу сәбәпле, кәүсә һәм ботакларга иркен менә, агачтан агачка җиңел сикерә. Ылыслы агачлар орлыгы, имән чикләвеге, чикләвек, җиләк, гөмбәләр белән туклана. Кышка азык әзерли. Уңдырышсыз елларда азык эзләп массакүләм күчәргә мөмкиннәр. Оясын агачларда лишайниклардан, мүкләрдән, кайрыдан һәм ботакчыклардан ясый яки куышларда урнаша. Бер елга 2 оя бала тудыра (һәрберсендә биш-җиде). 10 елга кадәр яши. ТРда гади тиент саны 3,57 меңнән (1991) 6,14 меңгә (2000) кадәр арта.
22 323

правки