Дифтерия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Дифтери́я''' (грекча diphtherion - юка тире, яры, кабык), токсиген коринебактериялар китереп чыраручы, инфекция үтеп кергән урында фибриноз ялкынсыну белән барган һәм күбесенчә йөрәк-тамыр белән нерв системасына зыян китерүче кискен инфекцион авыру.
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дифтерия‎|date=2013-11-5}}
 
'''Дифтери́я''' (грекча diphtherion - юка тире, яры, кабык), көчле йогышлы авыру
(башлыча, балаларда була торган инфекция). Йоткылык өсте, бугаз, трахея
(сирәк кенә башка әгъзалар) ялкынсыну, миндальсыман бизләрдә фибриноз
ярылар хасил булу, интоксикация, йөрәк-кан тамыры, нерв, бәвел бүлеп
чыгару системалары зарарлану белән характерлана. Инфекция чыганагы
булып Дифтерия белән авыручылар яки организмнарында бактерия
йөртүчеләр тора. Авыруның кешедән-кешегә күчүенең төп механизмы - сулый
торган һавадан йогу; йогышланган әйберләр (кием-салым, савыт-саба,
уенчыклар һ.б.) белән дә күчәргә мөмкин. Дифтерияне аеруча 1 яшькә
кадәрге балалар авыр кичерә. Иммунитет инфекциядән соң (тотрыксыз) һәм
прививкадан соң (тотрыклы) барлыкка килә.
Авыруның төрле формаларын француз табибе П. Бретонно тасвирлап күрсәтә
(1826), «дифтерит» атамасын куллана; терапевт А. Труссо гомум кабул
ителгән дифтерия атамасын гамәлгә кертә. Дифтерияне кузгатучы
Corynebacterium diphtheriae микроорганизмын чиста хәлендә немец
бактериологлары Э. Клебс, Ф. Леффлер (1883-84) аерып алалар. Дифтериягә
каршы сыворотка бактериологлар Э. Беринг, Э. Ру, Я.Ю. Бардах (1824-94)
тарафыннан табыла. Токсин һәм антитоксин катнашмасы белән актив
рәвештә иммунлаштыру методын Э. Беринг (1913) уйлап таба. Микробиолог Г.
Рамон иммунлаштыру өчен дифтерия анатоксинын тәкъдим итә (1923),
бактериолог П.Ф. Здродовский дифтериягә каршы прививкаларны
камилләштерә (1950 еллар).
Казан губернасында дифтерия эпидемияләре 1902-08 елларда кабынып ала,
соңрак алар 1918-30, 1942 дә кабатлана. 1950-58 дә республикада ел саен
1,5-2 мең бала авырый, олы яшьтәге балалар арасында авыручылар саны
арта, үлем дәрәҗәсе күрсәткече 100 мең кешегә 8,4 кә җитә (1955). Үлемгә
китергән көчле эпидемияләр Минзәлә районында теркәлә (1963). 1955 тә
башланып киткән гомум иммунлаштыру аркасында дифтерия белән
авыручылар саны 1960 ка кими башлый (авыручылар саны күрсәткече 100 мең
кешегә 6,4 кә төшә), 1969 да авыру чыккан урыннардагы бактерия
йөртүчәнлек дәрәҗәсе 1960 ел белән чагыштырганда 2,3 тапкыр кими; аннан
соңгы елларда авыру очраклары сирәгәя. Иммунологик үзенчәлекләре һәм
клиник барышы буенча дифтериянең күбрәк җиңел формалары күзәтелә
башлый. 1977-78 дә бер генә авыру да теркәлмәгән, 1981-91 дә аерым
очраклар гына күзәтелә. Авыручылар һәм бактерия йөртүчеләр саны кимүгә
зур оештыру чаралары күрү, ГИДУВ, Казан медицина институты, Казан эпид.
һәм микробиол. фәнни-тикшеренү институты базаларында табибләр әзерләү,
Казан медицина училищесе каршындагы урта медицина хезмәткәрләренең
белемен күтәрү курслары, эпидемия кабынган урыннарга табиб-инфекционистларны җибәрү хисабына ирешелә.
1992 дән ТРда эпидемиологик хәл кинәт начарлана, авырулар саны 1991 ел
белән чагыштырганда 2,4 тапкыр (күрсәткече - 100 мең кешегә 2,7), бактерия
йөртүчеләр 1,8 тапкыр арта. Авыру очраклары өлкән яшьтәге
иммунлаштырылмаган кешеләр арасында да очрый. 1990 елларда өлкән
яшьтәгеләрнең 30-40% ы ревакциналаштырыла. 2000 елга авыруның аерым
очраклары теркәлә.
Дифтерия проблемалары Казан галиме Н.П. Кудрявцева («Дифтерия
таякчыкларына аллергияне клиник-эксперименталь өйрәнү» -
«Клинико-экспериментальное изучение аллергии к дифтерийным палочкам»,
1949, 1955), Н.С. Шәмсетдинов, М.Г. Берим («Дифтерия белән авыруның
клиник-патогенетик үзенчәлекләре» - «Клинико-патогенетические
особенности течения дифтерии», 1950), В.И. Качурец («Дифтерияне юк итүнең
төрле этапларында аның клиник-иммунологик параллельләре» -
«Клинико-иммунологические параллели дифтерии на различных этапах её
ликвидации», 1960) тарафыннан өйрәнелә.
1956 елда Казан эпидимиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү
институты галимнәре махсус методика буенча көчле активлыктагы югары
сыйфатлы дифтерия анатоксины җитештерүне үзләштерәләр (В.Н.
Шаровская, Р.Г. Мөхетдинова, А.И. Оворкина). 1960-80 елларда дифтерия,
бума ютәл һәм тартышу авыруларын булдырмый калу өчен чыгарылган
препаратларның реактогенлыгы һәм иммунологик нәтиҗәлелеге өйрәнелә
(И.Е. Алатырцева, Х.Г. Сәйдәшева, А.Т. Хисаметдинов, Н.Ф. Амфитеатрова һ.б.).
Махсус профилактика өчен АКДС яки АДС вакциналары файдаланыла.
Дифтерияне булдырмау дәвалау-профилактика, санитария-гигиена һәм
эпидемияләргә каршы чаралар комплексы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
== Чыганаклар ==
Шувалов. Инфекционные болезни. М. 2005;
Татар энциклопедиясе (http://tatarile.org/maglumat)
Из практики ликвидации дифтерии в сёлах Татарии // Казан. медицина журн.
1968. № 1; Берим М.Г., Шамсутдинов Н.С. О применении индикаторного
метода обнаружения к идентификации дифтерийных палочек // Лабораторное
дело. 1965. № 2; Федоренко Л.И. Заболеваемость дифтерией в РТ // Казан.
медицина журн. 1993. № 6.