Төркия тарихы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 39 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q190876 (translate me)
Юл номеры - 8:
[[999 ел]]да [[Саманилар]] дәүләте юкка чыкканга кадәр сәлҗуклар алар белән бергә [[Караханлылар дәүләте]]нә каршы көрәшер өчен иттифак корган булалар. [[Саманилар]] дәүләтенең җимерелүеннән соң [[Газнәвиләр]] дәүләте ([[963]]-[[1187]]) көчәя. [[Газнәвиләр]] фарсылашкан төрки мәмлүкләр (коллар) булалар.
 
Сәлҗуклар [[Газнәвиләр]]ләрне [[XI гасыр]]ның беренче яртысында берничә сугышта җиңеп, аларның күп кенә җирләрен үзләренә кушалар. Шулай ук сәлҗуклар [[1055 ел]]да [[шигыйләр|шигый]] [[Буилар]] дәүләтеннән [[Багдад]] шәһәрен тартып алалар.
 
[[1071 ел]]да [[Малазгирт янындагы сугыш]]та [[Альп Арслан]] җитәкчелегендәге сәлҗукларның [[Византия]] гаскәрләрен җиңгәннән соң, төрекләргә [[Кече Азия]]гә таба юл ачык була, чөнки [[Византия]] эчке сугышлар аркасында көчле каршылык күрсәтерлек хәлдә булмый. [[1072 ел]]да [[Альп Арслан]]ның үлеменнән соң сәлҗуклар [[Кече Азия]]гә күчешләрен башлыйлар.