Зәй районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 29:
==Тарихи белешмә==
 
1652 -1656 елларда [[Урыс дәүләте]], [[Казан ханлыгханлыгы]]ынн яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.
 
Патша хөкүмәте [[1655 ел]]да әсирлеккә төшкән [[Полоцк]] һәм [[Смоленск]] [[поляклар]]ын Зәй ягына күчерә. [[1676 ел]]дан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.
Юл номеры - 37:
[[Октябрь инкыйлабы]] зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. [[1918 ел]]ның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет хакимияте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә хакимиятнең крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора (4 большевик һәм 2 эсер). Зәйдә Совет хакимиятен урнаштыручы һәм беренче партия оешмасын төзүче И. Я. Горбунов була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана.
 
[[Ватандашлар сугышы]] тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш керттеләр. 20 - 30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша.
 
[[1930 ел]]да Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә.
Юл номеры - 54:
 
1963 елда 200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла.
 
==Икътисад==
Зәйнең бүгенге йөзен ГРЭС, "КамАЗ - Автоагрегат"акционерлык җәмгыяте, шикәр, металл, тимер - бетон корылмалар заводлары, промышленность - төзү комбинаты кебек эре сәнәгать предприятиеләре билгели.