Алтын Урда: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
E737 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 63:
Шуннан соң инде монгол гаскәрләре үзәк [[Аурупа]]га барып җитә–[[Венгрия]]не яулап ала, хәтта бер өлеше [[Әдрән диңгезе]]нә кадәр барып чыга. Әмма [[1242]] елда [[Чыңгыз хан]]нан соң ''Монгол империясе''нең бөек ханы булып калган [[Үгәдәй]]нең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа кахан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
[[Венгрия]]дән кайтышлый [[Бату хан]] [[1242]] елдан [[1243]] елга күчкәндә [[Идел]]нең түбәнге өлешендә, ягъни [[Дәшти Кыпчак]]ның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. [[Рәшидетдин]]нең әйтүенә караганда, [[Чыңгыз хан]]ның Көнбатышны яулап алу өчен [[Жучи]] гаскәрендә булырга тиешле бу сан [[Бату]] заманында да үзгәрешсез кала–4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, [[чиркәс]], [[маҗар]], [[кыпчак]], хәтта [[руслар]]ның үзләреннән дә туплана.
Озакламый [[Бату хан]] хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе [[Ярослав]] килә. Бу хәл [[1243]] елның башында була. Үзәк [[Евразия]]дә яңа дәүләт–Алтын Урда оешып китә.
 
===Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе===