Шигыйчылык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Qdinar (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 13:
Шигыйләр Коръәннең «Аллаһы иңдергән китап» булуын таныйлар, ләкин аның хәдисләрен (пәйгамбәр турындагы өстәмәләрне) инкяр итәргә тырышалар. Имам Гали үлгәннән соң, Коръәнгә хәдис рәвешендә үзләренең имамнары турында да язуны таләп итәләр, ләкин моңа ирешә алмый калалар. Шунлыктан хәдисләрдә телгә алынган пәйгамбәрләрне танымауларын белдерәләр.
 
Шигыйчелек тарафдарлары Коръәнгә кайбер моментларны [[Инҗил]]дән алып кертү ягында торалар. Мәсәлән, идеалдагы Мөхәммәд исемле имамны (аңа нәкъ Иисус миссиясен йөкләп) кешеләрне һәлакәттән «коткаручы» булачак дип игълан итәләр. Ул гына да түгел идеалда гына булган фигураны алар барлык шигый мәзһәпкә нигезләнгән дәүләтләр башлыгы дип саный башлыйлар. Шигыйләрнең күп кенә йолалары сөнниләрнеке белән бер диярлек. Хаҗ кылу бар барын, ләкин аның урыны [[Мәккә]]дә түгел, бәлки Нәҗефтә ([[Иран]]). Яңа ел яз көне, Нәүрүз бәйрәме дип билгеләнә һ. б.
 
Шигыйләр мәзһәбе йолаларын танучыларның саны зур булмаса да, алар, [[Иран]] белән [[Гыйракта]] гына түгел, бәлки [[Әфганстан]]да, [[Пакистан]]да һәм [[Һиндстан]]да да яшиләр. Элекке [[СССР]] территориясен алганда, алар [[Таҗикстан]]да һәм [[Азәрбайҗан]]да да очрыйлар.