Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 216:
 
== Киев Русе белән Идел буе Болгары килешүләре==
[[Киев Русе]] белән [[Идел буе Болгары]] мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта [[Идел]] буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рязань кенәзлеге|Рязань]], [[Муром кенәзлеге|Муром]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән [[Идел буе Болгары|Болгар иленә]] - [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
[[Идел буе Болгары]] белән [[Киев Русе]] арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]]нең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;