Әхмәт Исхак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4765566 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Юл номеры - 25:
'''Әхмәт Габдулла улы Исхак''' — [[татарлар|татар]] [[Шагыйрь|шагыйре]] һәм тәрҗемәче.
 
Әхмәт Исхак [[1905 ел|1905 елның]]ның [[1 май|1 маенда]] [[Казан]] шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. [[Октябрь революциясе|Октябрь революциясенә]]нә кадәр ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, ә [[1919 ел]]да Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый.
 
[[1925 ел]]да Исхак [[Мәскәү]] Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул [[Мәскәү]]дә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә [[Муса Җәлил]], белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. [[1929 ел]]да Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла.
Юл номеры - 31:
[[1928 ел]]да Әхмәт Исхак [[Казан]]га кайта һәм [[1939 ел]]га кадәр «Кызыл Татарстан» (бүгенге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасы һәм «[[Чаян]]» журналы редакцияләрендә эшли. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора.
 
[[1942 ел]]да армия сафларына алына, хәрби пехота училищесын тәмамлап, [[Ерак Көнчыгыш|Ерак Көнчыгыштагы]]тагы һәм[[Украина|Украинадагы]]дагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә, соңрак дивизия газетасы редакциясендә эшли.
 
Сугыштан соң Ә. Исхак тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә. 1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшләгәннән соң, тагын язучылык хезмәте…
 
Ә. Исхак җитмеш елга якын актив иҗат гомерендә зур әдәби мирас калдырган каләм осталарының берсе. Үзе исән чагында аның кырыклап китабы дөнья күрә. Бу китапларда шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары, сатирик һәм юмористик әсәрләре, мәсәлләре, балаларга атап язылган әкиятләре, опера либреттолары, [[Габдулла Тукай]] һәм [[Муса Җәлил|Муса Җәлилнең]]нең поэтик осталыгын тикшерүгә багышланган әдәби-гыйльми хезмәтләре һәм башка төр әдәби язмалары тупланган. Әдипнең рус классик шагыйрьләреннән, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясеннән башкарган тәрҗемәләре генә дә, күләм ягыннан санаганда, йөз мең юлдан артып китә.
 
[[1985 ел]]да шагыйрьнең сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» дигән күләмле китабы басылып чыга.
 
Әхмәт Исхак [[1991 ел|1991 елның]]ның [[24 июнь|24 июнендә]] вафат була.
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]
{{DEFAULTSORT:Исхак, Әхмәт}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]