«Нурмөхәммәт Хисамов» битенең юрамалары арасында аерма

к
к (Билгеләмәдә күрсәтелгән милләте нигезендә Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр төркеменә бәйләү)
к (tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB)
Ул [[1937 ел]]ның [[24 март]]ында [[Татарстан]]ның [[Чүпрәле районы]]нда колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. [[Мунчәли]] авылында җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Яшел Үзән]] шәһәренең 5 нче татар урта мәктәбендә белем ала, аннары [[Иске Чүпрәле]] авылының мәктәбендә унынчы сыйныфын тәмамлый. [[1955 ел|1955]]—[[1960 ел|1960]] елларда ул [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ул башта «Коммунар» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары соң Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. [[1969 ел]]га кадәр [[Казан]]да «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета мөхәррире вазифаларын башкара. [[1969 ел]]да Хисамов [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]на фәнни хезмәткәр булып кабул ителә.
 
[[1980 ел]]ның апрелендә ул [[Мәскәү]]дә [[Кол Гали]]нең [[«Кыйссаи Йосыф» поэмасы]]на багышланган фәнни хезмәте буенча кандидатлык диссертациясен яклый.
 
Әдәби шигырьләре белән көндәлек матбугатта Нурмөхәммәт Хисамов [[1955 ел]]дан катнаша башлый. [[1965 ел]]да яшь авторның бер төркем шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк җыентыкка кертелә, ә [[1967 ел]]да «Яз миңа чәчәкләр китерә» дигән мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
 
Шулай ук Хисамов әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшли. [[Габдулла Тукай]], [[Дәрдемәнд]] һәм күп башка шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Тикшеренүче галим буларак ул [[Кол Гали]] иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя.
 
{{DEFAULTSORT:Хисамов, Нурмөхәммәт}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]
{{DEFAULTSORT:Хисамов, Нурмөхәммәт}}
12 122

правки