Лиана Әмирханова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Юл номеры - 27:
Ул [[1980 ел]]ның [[11 март]]ында [[Казан]] шәһәрендә туа. [[Казан]]ның 72 нче номерлы алман телле мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, [[1997 ел]]да [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогия университетының]] чит телләр факультетына укырга керә. [[2001 ел|2001]]-[[2002 ел|2002]] елларда укуын стажировка рәвешендә [[Алмания]]дә дәвам итә. Аннан соң [[Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты]]ның Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.
 
Әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла башлый, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда [[«Салават күпере» журналы]] һәм [[«Сабантуй» газетасы]] һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Аның шигырьләре [[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]], [[«Салават күпере» журналы|«Салават күпере»]], «Сабыйга», [[«Сөембикә» журналы|«Сөембикә»]] журналларында, [[«Сабантуй» газетасы|«Сабантуй»]], [[«Мәгърифәт» газетасы|«Мәгърифәт»]], [[«Татарстан яшьләре» газетасы|«Татарстан яшьләре»]] газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» ([[1993 ел|1993]]), «Күгәрченем, син дә гөрлә» ([[1994 ел|1994]]), «Тургай» ([[1994 ел|1994]]-[[2002 ел|2002]]), «Сине сөйдем, гүзәлем» ([[2002 ел|2002]]), «Балалар бакчалары өчен җырлар» ([[2003 ел|2003]]), «Зонтик» ([[Төмән]], [[2006 ел|2006]]) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. [[1998 ел]]да [[«Мәгариф» нәшрияты]] инглиз телендә чыгарган («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла.
 
Лиана Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И. Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М. Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т. Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г. Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында [[Татарстан радиосы]] фондында саклана.
Юл номеры - 40:
{{Rq|image}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]
{{DEFAULTSORT:Әмирханова, Лиана}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]