Әнгам Атнабаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Юл номеры - 19:
| балалар = Азамат, Салават
}}
'''Әнгам Атнабаев''' — [[Башкортстан]]ның халык [[шагыйрь|шагыйре]] ([[1997]]), [[башкортлар|башкорт]] әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик [[татар теле]]ндә язган.
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Әнгам Атнабаев [[1928 ел]]ның 23 февралендә [[Тәтешле районы]]ның [[Күрдем]] авылында туган.
 
Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.
 
Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, [[Казан педагогика институты]]на укырга керә.<ref>Ул еллардагы тормышын аныкларга кирәк</ref> Укып кайткач, [[Аксәет]] авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны [[Һади Такташ]]ка охшата.
 
[[1950 ел]]да Ә.Атнабаев Уфага килеп, «[[Кызыл таң]]» редакциясендә эшли башлый.
 
== Иҗат ==
[[1958 ел]]да Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.
 
Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры]] 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды.
 
Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2010/2/24/53847/ Башкортстанда Әнгам Атнабаевны искә алалар]</ref>.
Юл номеры - 47:
== Әсәрләре ==
* [http://wikisource.org/wiki/Милли_«дус»ка Милли «дус»ка шигыре]
{{DEFAULTSORT:Атнабаев, Әнгам}}
 
{{DEFAULTSORT:Атнабаев, Әнгам}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкортстан татарлары]]
[[Төркем:Татар теле укытучылары]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]