Гаяз Исхакый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
{{main|Гаяз Исхакый биографиясе}}
Гаяз Исхакый [[1878 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]] [[Чистай]] өязенең [[Яуширмә]] авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз [[Казан]]дагы [[Күл буе мәдрәсәсе]]нә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче [[Һади Максуди]] укыта. [[1897|1897 елда]], мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.
 
[[1898|1898 елда]] Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны [[1902|1902 елда]] тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул [[1902|1902 елда]] [[Ырынбур]]дагы "[[Хөсәения]]" мәдрәсәсендә эшли башлый.
Г.Исхакый университетка керү теләге белән [[Казан]]га кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.
 
[[1904 ел|1904]]нче елда ул тагын [[Казан]]га килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул [[1906|1906 елның]] 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан [[Сәгыйть Рәмиев]] мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы [[Чистай]]ныкына) ябалар. [[1907|1907 елның]] 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, [[Архангельск]] губернасының [[Пинега]] шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. [[1908|1908 елның]] июлендә [[Петербург]]ка килеп чыга, аннан [[Төркия]]гә китә. [[1909|1909 елның]] көзендә яшертен генә [[Петербург]]ка килә. Кышны башкалада, ә җәйне [[Финляндия]]дә үткәреп, көз көннекөне яңадан [[Төркия]]гә килә. [[1911|1911 елда]] ялган паспорт белән [[Петербург]]ка кайта, ләкин аны тоталар һәм [[Архангельск губернасы]]ның [[Мезень шәһәре]]нә җибәрәләр.
[[Рәсем:M A Ishaki Idilli yanartilgan qaber may 2006.JPG|right|200px|thumb|Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия]]
[[1913|1913 елның]] 4 апрелендә азат итәләр, ләкин [[Казан]]га кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип [[Казан]]га, аннары туган авылына кайтып китә.