«Равил Сәлихмәт» битенең юрамалары арасында аерма

180 байт добавлено ,  7 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
 
== Тормыш юлы ==
Ул [[1928 ел]]да [[Кытай]]ның иң зур шǝһǝрлǝреннǝн берсе - [[Шанхай]]да дөньяга килә. Әтисе Кǝшшаф АxмǝдиӘxмǝди Сǝлихмǝт Шанхайдагы «Идел-Урал төрек-татар мәдǝнияте җǝмгияте» рǝисе иде. Әнисе - Мǝдинǝ Сǝлиǝxмǝт, балаларны укыта һǝм «Кавказ, Идел-Урал һǝм Украина уртак эшчǝнлек комитет»ы рǝисе урынбасары иде.
 
[[Икенче дөнья сугышы]]ның азагында Сǝлиxмǝт гаиләсе [[Төркия]]гǝ күчǝ. Чөнки [[1938 ел]]дан бирле кытайлар японнар белән сугыша, ил эчендǝ кызыллар белǝн миллǝтчелǝр арасындагы ватандашлар сугышы бара, аннары [[АКШ]]ның да сугышка керүе белǝн тормыш шартлары тагын да куркынычрак була башлый.
 
Сǝлиxмǝтлǝргǝ Төркиягǝ сыенырга [[Әнкара]] xөкүмǝте рөxсǝт бирǝ. Алар Ерак Көнчыгыштан Төркиядә сыену алган татарларның беренче гаилǝлǝреннǝн булалар. [[Гаяз ИсxакыйИсхакый]] исǝ Төркиягә [[1939 ел]]да, [[Алмания]]дǝн килеп урнаша.
 
Равилгǝ 20 яшь тулгач, [[1948 ел]]да аны xǝрби xезмǝткǝ алалар. Ул Әнкарада 36-нчы чакырылыш саперлар мǝктǝбен алты айда тǝмамлап, резервтагы лейтенант буларак өстǝмǝ ел ярым xезмǝт итә. Шунан соң [[1951 ел]]да американ ширкǝтлǝре тарафыннан Төркиянең көньягындагы Аданадан ерак түгел Инҗирлек һава аланын төзүдǝ эшли башлый. Саперлар мǝктǝбендǝ алган белеме һǝм Шанхайда өйрǝнгǝн инглизчǝсе аңа американ төзүчеләре белǝн эшлǝү мөмкинлеген тудыра.
Гомеренең соңгы елларында, бигрәк тә каты авыру кичергән, ятакка беркетелгән хатыны Элва вафатыннан соң, Равил Сәлихмәт татар мәсьǝлесе белǝн тагын да ныграк кызыксына башлады, ата-анасының Шанхайдагы эшчǝнлеген өйрәнергә тырышты, интернет җәелә башлаган чорда [[Искǝндǝр Аги]]нең (АКШ) вебта [[1996 ел]]да төзелгǝн «Татарлар/Татарстан турында фактлар (Tatar/Tatarstan FAQ with answers)» исемле сǝxифǝсен тутыруга өлеш кертте.
 
I Татар конгрессында (Казан, 1992) [[АКШ татарлары]] делегаты.
[[2013 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]]ндә [[Төркия]]гә ял итәргә килгәч, вафат була<ref>[http://www.azatliq.org/content/news/25106088.html Читтәге татарларның күренекле вәкиле Равил Сәлихмәт вафат]</ref>.
 
Соңгы елларны [[Флорида]] штатында тора. [[2013 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]]ндә [[Төркия]]гә ял итәргә килгәч, вафат була<ref>[http://www.azatliq.org/content/news/25106088.html Читтәге татарларның күренекле вәкиле Равил Сәлихмәт вафат]</ref>.
 
{{Цитата|автор=[[Надир Дәүләт]]|Равил Сǝлиxмǝт берьяктан - гади бер татар баласы. Икенче яктан - иске татар мөһаҗирияте дип аталган, заманында зур бер көч булган, әллә нинди илләрдә мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәҗмугалар тоткан татар мәхәлләсенең соңгы алыпларыннан берсе. Ул буын инде юк дияргә була. Хәзерге татар эмигрантлары андый түгел. Аларны татар дип тә атыйсы кыен. Урыстелле татар эмигрантлары дияргә була}}.
33 970

правок