Равил Сәлихмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33:
Равилгǝ 20 яшь тулгач, [[1948 ел]]да аны xǝрби xезмǝткǝ алалар. Ул Әнкарада 36-нчы чакырылыш саперлар мǝктǝбен алты айда тǝмамлап, резервтагы лейтенант буларак өстǝмǝ ел ярым xезмǝт итә. Шунан соң [[1951 ел]]да американ ширкǝтлǝре тарафыннан Төркиянең көньягындагы Аданадан ерак түгел Инҗирлек һава аланын төзүдǝ эшли башлый. Саперлар мǝктǝбендǝ алган белеме һǝм Шанхайда өйрǝнгǝн инглизчǝсе аңа американ төзүчеләре белǝн эшлǝү мөмкинлеген тудыра.
 
Инглизчǝ белү ул чорларда Төркиядǝ бик тансык нәрсә иде. Инглизчǝ белгǝннǝр эшне тиз таба иде. Япониядǝн Төркиягǝ күчкǝн татар яшьлǝре аз-маз белгǝн инглизчǝлǝре белǝн дә чит ширкǝтлǝрдǝ еш эшләде. Равил яңа эш урынында американ ширкǝтендǝ сәркатиб булып эшлǝгǝн Элва исемле кызгакыз гашыйкбелән булатаныша, [[1955 ел]]да алар өйлǝнǝлǝрөйлǝнешǝлǝр. [[1955]]-[[1956]] еллар арасында Равил Адана янындагы Сǝyхан буасын төзү эшендǝ эшли. Ул чорда Төркиянең Дǝүлǝт Су эшлǝре мөдирлеге башлыгы булып соңрак премьер-министр һǝм президент булачак Сөлǝйман Демирел тора. Бу буаны төзү эшен американ ширкǝте Моррисон белǝн Төркиянең «Гаранти Банкасы» алып бара.
 
Равил Төркиядǝ ун ел чамасы гына яши. Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткәч, аны [[Гыйрак]]та [[Басра]]-[[Бәгдад]] юлын төзү эшенǝ чакыралар. [[1958 ел]]да исǝ Гыйракта xǝрби фетнә була, Фәйсал патшаны гаилǝсе белǝн атып үтерǝлǝр. Төзү эшлǝре вакытлыча туктала. Проектта эшлǝгǝн 150-ләп чит ил ватандашын (шуларның 70-е американ ватандашы, калганнары инглиз һǝм алманнар, араларында алты xатын-кыз) Бәгдадтан [[Рим]]га, аннан үз иллǝренǝ озаталар.
Юл номеры - 39:
Элва Әнкарага Равилнең ǝти-ǝнисенең өенǝ урнаша. Равил исǝ Басрада кала. Бераз вакыт үткәч Элва да янә Басрага килә. Лǝкин чуалышлар дǝвам итә, эшлǝр тагын туктала, Гыйракка совет делегациялǝре йөри башлый. Фетнәдән соң урнашкан режим Советлар берлегенә карый башлый. Ул арада Басрадагы эшләр тәмам туктап кала, төзелеш җиһазларын күрше [[Иран]]га, [[Тǝһран]]га җибǝрергǝ туры килǝ. Равил шунда юл тота. Ул җәмәгате Элва белән 2 ел күчмǝ тормыш кичерә.
 
[[1963 ел]]да алар [[АКШ]]ка күчеп килә. Әмма анда да Равилгә бер либерияле дусты Пакстанның[[Пакстан]]ның [[Карачи]] белǝн [[Лахор]] арасында, Равалпинди янында төзелǝчǝк буа төзелешендǝ эшлǝү тәкъдимен ясый. Сǝлихмǝтлǝр янә юлга чыга. Шул ук елда атасы Кǝшшаф Сǝлихмǝт вафат була. Равил анасын үзе янына ала, тик озакламый ул да вафат була.
 
[[1966 ел]]да Равил кире АКШка кайта. Биредә ул инженер эшен [[Көнбатыш Вирджиния]], [[Мичиган]], [[Калифорния]], [[Аляска]] штатларында башкара, кичке укуларга йөреп белемен күтәрә. Аның тәҗрибәсен һәм телләр белүен күреп, мөселман татар булуын да исәпкә алып, җитәкчеләре аны тагын да читкә, [[Алжир]], [[Согуд Гарәбстаны]] һәм [[Бруней]]га җибәрә.
Юл номеры - 56:
 
[[Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар]]
[[Төркем:Кытайда туганнар]]
{{DEFAULTSORT:Сǝлиxмǝт, Равил}}