Бүреказган: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 56:
[[1738 ел]]да бу тирәгә [[Сембер губернасы]]ннан бишәр [[мишәр]] һәм [[типтәр]] гаиләсе күченеп килә. [[1753 ел]]да мондагы халык Ногай юлында яшәүче [[башкортлар]] белән җир хакында купчий грамотасы яздыралар һәм Бүреказган елгасы буенда шушы авылга нигез салалар. Бу якын-тирәдәге авыллардан салым җыю урыны да була. [[1870 ел]]да инде өч өлештән торган авылда [[мәчет]], училище һәм су тегермәне була.
 
[[1918 ел]]да Бүреказганда Совет властехакимияте урнаштырыла. 1928 елда 30 гаилә — “Яңа чишмә”, 20 гаилә “Куганак” артельләрен оештыра. 1933 елда, шушы ике артель кушылып, “Игенчеләр” [[колхоз]]ы барлыкка килә.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында авылдан 222 кеше фронтка китә, шуның нибары 75е әйләнеп кайта. [[1952 ел]]да авылның колхозчылар йортында беренче тапкыр “Ильич утлары” кабына, шул ук елда [[радио]] эшли башлый. 1958 елда балалар бакчасы ачыла. 1961 елда “Игенчеләр” һәм күрше “Комбайн” колхозы берләшкәч, “Искра” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. 1966 елда авылда клуб төзелә, 1967 елда су үткәрелә, 1968 елда яңа мәктәп төзелә. 1970-80 елларда җитештерү объектларын төзү активлаша.