Бүреказган: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 3 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q1070459 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 49:
 
'''Бүреказган''' — [[Башкортстан]]ның [[Стәрлетамак районы]]нда урнашкан авыл. [[2009 ел]]ның [[1 гыйнвар]]ына биредә 845 кешенең яшәве мәгълүм.<ref name='белешмә'> Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — [http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls Excel форматындагы кушымта].</ref>
2013 елда авылда 844 кеше яши. Урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, мәчет, почта бүлекчәсе, кибетләр бар.
Почта индексы — 453161, ОКАТО коды — 80249828001.
 
==Тарихи белешмә==
Тарихи чыганакларга караганда, авыл тарихы [[1656 ел]]дан башлана, шушы чорда тау итәгендә башкорт кешесе Ишморат тарафыннан авылга нигез салына. [[1711 ел]]да җирләр Карамзин фамилияле алпавытка тапшырыла, ә ул үлгәннән соң, дәүләт милке булып кала.
 
[[1738 ел]]да бу тирәгә [[Сембер губернасы]]ннан бишәр [[мишәр]] һәм [[типтәр]] гаиләсе күченеп килә. [[1753 ел]]да мондагы халык Ногай юлында яшәүче [[башкортлар]] белән җир хакында купчий грамотасы яздыралар һәм Бүреказган елгасы буенда шушы авылга нигез салалар. Бу якын-тирәдәге авыллардан салым җыю урыны да була. [[1870 ел]]да инде өч өлештән торган авылда [[мәчет]], училище һәм су тегермәне була.
 
[[1918 ел]]да Бүреказганда Совет власте урнаштырыла. 1928 елда 30 гаилә — “Яңа чишмә”, 20 гаилә “Куганак” артельләрен оештыра. 1933 елда, шушы ике артель кушылып, “Игенчеләр” [[колхоз]]ы барлыкка килә.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында авылдан 222 кеше фронтка китә, шуның нибары 75е әйләнеп кайта. [[1952 ел]]да авылның колхозчылар йортында беренче тапкыр “Ильич утлары” кабына, шул ук елда [[радио]] эшли башлый. 1958 елда балалар бакчасы ачыла. 1961 елда “Игенчеләр” һәм күрше “Комбайн” колхозы берләшкәч, “Искра” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. 1966 елда авылда клуб төзелә, 1967 елда су үткәрелә, 1968 елда яңа мәктәп төзелә. 1970-80 елларда җитештерү объектларын төзү активлаша.
 
1990нчы елларда авылга [[табигый газ]] кертелә, кешеләрнең тормыш-көнкүреше шактый яхшыра.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/avil-hy-aligi/24474.html Бүреләр өн казыган төбәктә]</ref>
 
== Демография ==
Строка 64 ⟶ 75 :
| 840|| 845|| +5|| +0,60
|}
 
==Икътисад==
 
Сиксән елга якын колхоз булып яшәгәннән соң, Бүреказганда хуҗалыкны заманча аграр предприятие итеп үзгәртергә булдылар. Ул «Искра» исемен йөртә. Авыл шәһәргә терәлеп үк диярлек урнашкан. Халыкның күпчелеге шунда эшли. Билгеле, хуҗалык хезмәт хакы күләме буенча Стәрлетамак белән ярыша алмый. Колхоз чагында төрле тармакларда 260 кеше эшли иде. Хәзер илле һөнәр иясен эшле итә.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/avil-hy-aligi/11845.html “Дальний”ның сөте тәмлерәк]</ref>
 
==Мәгариф==
[[1918 ел]]да Бүреказганда элекке мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче директоры Лотфрахман Ибраһимов була, соңрак ул Башнаркомпроска инспектор итеп күчерелә. 1928 елда авылда яңа башлангыч мәктәп салына. 1932 елдан ул җиде-еллык итеп үзгәртелә. Бишенче сыйныфта 60 бала укый ул вакытта. 1955 елда Бүреказганда урта мәктәп эшли башлый.
 
2013 елда мәктәптә 96 бала белем ала. 11нче сыйныфны ун бала тәмамлаган. Беренче сыйныфка 11 бала килгән. Алдагы елларда балалар саны артуы көтелә.
 
== Искәрмәләр ==