Пётр I: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
E737 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 43:
Рус волонтерлары хәрби фәннәрне корабльләр төзү, диңгезчелек серләрен өйрәнәләр.
 
[[1700 еллар]]да Петр [[Швеция]] белән [[Төньяк сугыш|сугыша]], [[1703]] елда [[Нөтеборг]] калгасе янында [[Санкт-Петербург]]ка нигез сала.
 
[[1708]] елда [[Русия]]не губерналарга бүлү тәртибен кертә. Аның вакытында [[Казан губернасы]] оештырыла. [[Христан дине]]нә күчәргә теләмәгән [[Мөселманнар]]га карата гаделсез фәрманнары белән мәгълүм. [[1713]] елда игълан ителгән фәрман нигезендә татар [[морза]]ларына [[христиан дине]]ндәге [[крепостной]] крәстияннәр тоту тыела, шундый крепостнойлар булган авыллар һәм җирләр тартып алына; көчләп чукындыру чаралар көчәя; [[1718]]. елгы фәрман белән [[Йомышлы татарлар]] [[Адмиралтейство]] өчен агач чыгару эшендә тартыла ([[Лашманнар]]); [[1722]] елгы фәрманда 10-12 яшьлек татар малайларын хәрби хезмәткә (денщик, юнга һ.б. хезмәтләргә) алу карала.