Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33:
1925 елдан Хәсәнне күрше авыл мәктәпләренә күчерәләр. Ул 1 ел [[Юлсубино]], 13 ел буена [[Тәберде Чаллысы]], 3 ел [[Югары Тегермәнлек]] мәктәпләрендә эшләп, 1938-39 уку елына Биектау мәктәбенә кайтып урнаша. Шушы елдан авылда 7 еллык мәктәп эшли башлый. Беренче директоры Хатыйп Шәфигуллин, ә уку-укыту буенча урынбасары Гыйльметдин Гыймадиевлар була. Алар кул астында Хәсән Фәтхетдинов белән бергә Мәүгыйзә Әхмәҗанова, Асыл Мозаффарова, Хәдичә Нәбиуллиналар балаларга белем бирәләр. 1941 елда Хәсән Фәтхетдинов шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.
 
1942 елны Хәсән Фәтхетдиновны сугышка алалар. Ул Көнбатыш Украинаның хәрәкәттәге гаскәрләренең [[генерал-лейтенант]] Кравченко җитәкләгән дивизия штабында телефончы булып хезмәт итә. Ике елдан артык фронтта булып кайта. Тагын бер ел 5-7нче сыйныфларда укытканнан соң, яңадан 1945 елдан 1947 елга кадәр мәктәп директоры вазыйфаларын башкара. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы көннәренәчә балалар укыта. Хөкүмәт аңың хезмәтләрен югары бәяли. 1947 елда "1941-1945 елларда хезмәттәге батырлыклары өчен" медаленә тәкъдим итә. 1948 елда СССРның Югары Советы мәгърифәтче Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновны дәүләтнең иң зур бүләге - "Ленин ордены" белән бүләкли.
 
Хатыны Фатыйма ханым белән бергәләп алты дистә елдан артык тигез гомер кичереп, дүрт бала үстерделәр (биш баладан берсе яшь килеш вафат була), һәрберсенә югары белем бирделәр. Шуларның өчесе — Рауза, Флюра һәм Рафаэль үзләренең гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар. [[Дамир Фәтхетдинов]] исә геолог булып Кустанайда яшәде, геология өлкәсендә зур казанышларга иреште.