Казан милли тикшеренү технология университеты: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да |
|||
Юл номеры - 30:
== Университет бүген ==
Бүген университет ватаныбызның иң зур
Русиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый. [[2010 ел]]да абитуриетлар арасындагы конкурста 1 урынга 7 кеше туры килде. Бай фәнни потенциалы һәм кирәкле материаль-техник базасы булган Казан милли тикшеренү технологияләр университеты республикабызны, Урта Идел буе регионын химия һәм технология өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.
КИТТУда республиканын иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, 958 фән кандидаты, дәүләт һәм төрле иҗтимагый академияләрдән академик һәм әгъза-корреспондентлары бар, педагогларның күбесе Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, фән һәм техника өлкәсендәге премияләренә лаек.
Университетта фәнни-тикшеренү эшлэре күп юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 56 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли. Аспирантларның һәм докторантларның саны 1000 артып китә. КМТТУда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча 15 диссертацион совет эшләп килә.
Университетның фәнни эшчәнлеген фән һәм техника үсешенең приоритет юнәлешләрендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр тәкъдим итә.
|